16+

Ил күләмендә COVID-19 белән авыручылар саны буенча Татарстан 14 нче урынны алды

Татарстан яңа төрдәге "таҗлы вирус" йоктыручылар саны буенча Россиядә 14 нче урынны алды, дип хәбәр итә coronavirus-monitor.info сайты.

Татарстан яңа төрдәге "таҗлы вирус" йоктыручылар саны буенча Россиядә 14 нче урынны алды, дип хәбәр итә coronavirus-monitor.info сайты.

Исегезгә төшерәбез, республикада СОVID-19 йоктыруның 25 очрагы теркәлгән, шуларның дүртесе контакт аша. Алты кеше сәламәтләнгән. Авыручылар саны буенча Мәскәү алдынгы урында, биредә -  3 893 хаста исәпләнә, аның артыннан ук Мәскәү өлкәсе бара, монда 305 әлеге чирне йоктырган. Өчлекне Санкт-Петербург йомгаклый. Биредә 191 кешедә яңа төрдәге "таҗлы вирус" расланган. Магадан һәм Ингушетиядә исә, бу чирне йоктыручылар - 1шәр кеше исәпләнә. 
Якыннарыгызны һәм үзегезне саклагыз, бу катлаулы чорда үзизоляциядә булу таләп ителә. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading