16+

«Илһам» бәйгесе яңа талантлар барлый

«Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе җиңүчеләре 21 апрельдә бүләкләнеләчәк. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов әйтүенчә, һәр номинациядә I, II, III урыннар билгеләнеләчәк. Шулар арасыннан бары бер җиңүчегә гран- при биреләчәк һәм ул Казан федераль университетының журналистика факультетына керергә хокук алачак.

Ә 1нче турдан узганнарның әсәрләре альманах булып басылып чыгачак. 

Язучы Вакыйф Нуриев матбугат очрашуында хәбәр иткәнчә, яшьләр соңгы вакытта прозага тартыла башлаган. 

Алар, бигрәк тә хисләрдән арынып, аналитик фикерләүгә күчә башлады. Бу хәл әлеге бәйгедә генә түгел, мәсәлән, «Казан утлары» журналы уздырган әдәби конкурсларда да күзәтелде, – ди Вакыйф Нуриев.

Шушы бәйгедә жюри әгъзасы булган Рифә Рахман сүзләренчә, бәйгедә иң авыры – проза жанры әсәрләрен тикшерү, чөнки алар күләм ягыннан да күп, шулай ук язучылар саны да арткан. Хәтта очрашуларга баргач, кайберәүләр: «Минем бер китаплык повестем җыелды инде», – дип әйтүчеләр дә булган.

Быел бәйгегә барлыгы 1624 эш кабул ителгән. Шунысы кызыклы, анда иң күп эшләр 2017 елда кабул ителгән һәм аларның саны 3007 булган. Һәр номинациядә эшләрне сайлап алу буенча өч жюри әгъзасы катнаша.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading