16+

Илбашлыгына кандидатлар имза җыя

Быелның 18 мартында Россия Федерациясе Президентын сайлаулар була.

Илбашлыгына кандидатлар имза җыя

Быелның 18 мартында Россия Федерациясе Президентын сайлаулар була.

Россия Үзәк сайлау комисиясе мәгълүматларына караганда, Россия Федерациясе Президентлыгына 21 партия кандидат тәкъдим иткән һәм 43 кеше үз-үзен күрсәткән. Президентлыкка мондый дәррәү кузгалу Россиядә беренче мәртәбә күзәтелә икән.

Россия Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан документлары теркәлгән кешеләр арасында танылган шәхесләр шактый. Сергей Бабурин, мәсәлән, Дәүләт Думасының экс-вице-спикеры. Роман Худяков шулай ук Дәүләт Думасының элеккеге депутаты. Владимир Жириновский хәзер дә Дәүләт Думасында депутат. Григорий Явлинский – сәясәтче. Павел Грудинин – Ленин исемендәге совхоз директоры. Владимир Путин – хәзерге Россия Федерациясе Президенты. Борис Титов – миллиардер.
Хатын-кызларыбызның активлыгына шаккатарлык. Россия Үзәк сайлау комиссиясе эшкуар Эльвира Агурбаш, журналистлар Ксения Собчак, Екатерина Гордон документларын теркәде. Шулар арасында металлургия заводында башня краны машинисты булып эшләүче Наталья Лисицына да бар.

“Левада-Центр” үткәргән сораштыруларда катнашкан кешеләрнең 64 проценты Владимир Путинны кабат Россия Федерациясе Президенты итеп күрергә теләвен әйткән.
5 гыйнвардан Россия Федерациясе Президентлыгына үз-үзләрен күрсәткән кандидатлар имзалар җыя башлады. Россия Федерациясенең гамәлдәге Президенты Владимир Путинның сайлау штабы рәистәше Елена Шмелева сүзләренә караганда, әлеге кандидатны яклап җыелырга тиешле 300 мең имзаның 149 меңе тупланган. Аның сайлау штабының төбәк бүлеге, волонтерлар һәм активистлар Татарстанда да Владимир Путин кандидатурасын яклап имза җыя башлады. Казанда шундый берничә пункт эшли.

– Владимир Путин Россияне таркалып, юкка чыгудан саклап калды. Илнең оборона куәтен арттыра бара, икътисад үсештә, - диде шундый бер пунктка килгән Рафаил Әгъзамов. -  Әлбәттә, бөтен нәрсә дә яхшы түгел әле. Владимир Путин ришвәтчелеккә каршы көрәшне дәвам итәр дип ышанам. Мин балалар йортында тәрбияләнеп үстем, кызганыч, ана телемне оныта төштем. Акрынлап татарчага да өйрәнәм.
Аны сүзләрен Зинаида Гурьянова да хуплады. «Мин бүген безнең илдәге сәясәттән канәгать. Илдә тынычлык, милләтара дуслык яшәсен!” , - диде ул.

Имза җыю пунктына Земфира Гомәрова да килгән иде.
– Кемне сайлавым, кемне яклавым ул минем гражданлык хокукым, - диде ул. - Көчле илдә көчле Президент идарәсендә яшисем килә. Хәзерге Президент тезләнми, илебезне берәмтекләп, кирпечләп күтәрә һәм ныгыта бара. Кырым кабат Россия составына кайтты. Моның белән горурланам.

Имза җыю Россиянең барлык төбәкләрендә башкарыла, бу эш 30 гыйнварга кадәр тәмамланырга тиеш. Григорий Явлинский үзенә кирәкле имзаларның яртысыннан артыгын җыйган инде. Ксения Собчакның сайлау штабы исә әле имзаларның өчтән берен генә җыйган.

Сүз уңаеннан, Россия Федерациясе Президентлыгына үз-үзләрен күрсәткән язучы Лариса Ренар белән шагыйрә Алина Витуховская, нигәдер, Россия Үзәк сайлау комиссиясенә документларын тапшырмаган. Татарстаннан да депутат Ирина Волынец Россия Федерациясе Президенты булырга исәпләгән иде, ләкин аның документлары кире кагылган. Дагыстан мөфтие хатыны, язучы Айна Гамзатова да Россия Федерациясе Президенты булырга теләп тарихка кереп калды. Россия Үзәк сайлау комиссиясе Айна ханымның документларын теркәмәгән. Үз-үзләрен күрсәткән Алексей Навальный белән Сергей Полонскийның да документлары кире кагылды. Алексей Навальныйга карата чыгарылган хөкем карары әле алынмаган. Сәясәтче Александр Чухлебовның исә, Финляндиядә яшәү рөхсәте алганлыгы фаш ителгән. Чит ил гражданы яки чит илдә яшәү рөхсәте булган кеше Россия Федерациясе Президентлыгына сайлана алмый.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading