16+

Илмир Ямалов: "Егетләр зарланмый, тамаклары тук, тик..."

Аппаратуда музыка көйләүче, җырчы, өч бала әтисе Илсур Шәйдуллин да өлешчә мобилизациягә эләкте.

Илмир Ямалов: "Егетләр зарланмый, тамаклары тук, тик..."

Аппаратуда музыка көйләүче, җырчы, өч бала әтисе Илсур Шәйдуллин да өлешчә мобилизациягә эләкте.

Якын дусты, танылган алып баручы Илмир Ямалов Илсурның яңалыкларын даими җиткереп тора.

“Җиде көн... Нәрсәләр булды? Элемтәдәме? Илсур киттеме? Менә шундый сораулар килә Илсур турында. Татарстанда мобилизацияләнгән егетләр әлегә – Казан-Экспо территориясендә! Туплау этабын үтәләр, ягъни республикага бирелгән сан егетләрен җыялар.  

Беренчел мәгълумат: аннары егетләрнең 1 айлык ученияләре башлана. Шунда ук яшәп (юл аркылы гына чыгып) танклар полигонында. Алдагысы билгеле түгел... (димәк, бер ай бу тирәдә генә). Бүгенге көндә Илсур белән элемтәдә, рәхәтләнеп сөйләшеп була, гел видеоэлемтәдә. Шуннан ары янына барып, күрешеп, сөйләшергә, аралашырга була.

“Ашау нык әйбәт һәм җитәрлек”, - ди Илсур. Шулай ук рационда хәтта “хәләл” ризык та бар. Монысы өчен республика җитәкчелегенә аерым рәхмәт. Бер көнне Президент килеп киткән. Шартлар яхшы, зарланырлык түгел. Җомга көнне егетләрнең күңел рухын күтәрү өчен концерт та булган.

Димәк, әгәр дә сезнең, танышларыгызны, егет-ирләрегезне, улларыгызны мобилизәцияләгәннәр икән, 99,9% алар - Казан-Экспода һәм алар белән күрешеп була!

...Егетләр көләч йөзле, зарланмыйлар, өсләренә бөтен нәрсә бар, тамаклары тук... күңелгә генә тыныч түгел…” – дип язган Илмир Ямалов.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Экият инде тамаклары тук дип язган сон.Ул призедент килгэндэ шулай .

    Мөһим

    loading