16+

Илсур Метшин “Казан утлары” бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләде

Бүген Казан Ратушасында шәһәр мэры Илсур Метшин "Казан утлары" бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләде.

Бүген Казан Ратушасында шәһәр мэры Илсур Метшин "Казан утлары" бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләде.

"Беркайчан да мэр һәм аның командасы тырышлыгы гына шәһәрне чиста, матур, имин итү өчен җитмәячәк", - дип, Илсур Метшин бәйгедә катнашучыларга Татарстан Президенты, башкала җитәкчелегенең рәхмәтен җиткерде. Шәһәр башлыгы әлеге матур гамәлнең алга таба да дәвам иттереләчәген һәм тиздән "Чәчәк атучы яз" бәйгесе башланачагы турында белдерде. «Казан утлары» бәйгесе 2014 нче елның 1 нче декабрендә старт алган иде. Әле беренче тапкыр гына уздырылучы бәйгенең махсус сайтында тавыш бирү нәтиҗәләре буенча барлыгы 500 мең тавыш җыелган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading