16+

Илсур Метшин Россия шәһәрләре мэрларының милли рейтингында беренчелекне алган

Казани мэры Илсур Метшин шәһәр башлыклары милли рейтингында Россиянең 88 шәһәрендәге коллегаларын узып, алга чыккан. Исемлек октябрь-ноябрь ае нәтиҗәләре буенча төзелгән.

Казани мэры Илсур Метшин шәһәр башлыклары милли рейтингында Россиянең 88 шәһәрендәге коллегаларын узып, алга чыккан. Исемлек октябрь-ноябрь ае нәтиҗәләре буенча төзелгән.

Тикшеренүне “Рейтинг” Мәгълүмати коммуникацияләр үзәге Россия Хөкүмәте Финанс университеты белән берлектә әзерләгән. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Экспертлар Илсур Метшинның Европа Советы комитетларының берсенә вице-рәис итеп яңадан сайлануын, шулай ук Казан хастаханәләрендәге масштаблы капиталь төзекләндерү эшләре, теркәлмәгән чүплекләргә каршы көрәшне билгеләп үткән.

Шулай ук заманча экорайон төзү конкурсы үткәрү дә игътибарга алынган, дип яза Татар-информ.

Рейтингта икенче урынны Мәсәкү мэры Сергей Собянин, өченче урынны Төмән мэры Руслан Кухарука яулаган.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading