16+

Илсур Метшин: “Универсиада Казан елъязмасының алтын сәхифәсе булды”

Казан Ратушасында Универсиаданың истәлек медальләре белән соңгы төркемне бүләкләү тантанасы булды. Әлеге чарада Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе Игорь Ливитин, Казан мэры Илсур Метшин, Россиянең халык артисты Игорь Крутой катнашты.

Казан Ратушасында Универсиаданың истәлек медальләре белән соңгы төркемне бүләкләү тантанасы булды. Әлеге чарада Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе Игорь Ливитин, Казан мэры Илсур Метшин, Россиянең халык артисты Игорь Крутой катнашты.

- Бу залда үз хезмәт урыннарында җиңүгә хезмәт өлеше керткән җитәкчеләр, төзекләндерү предприятиеләре хезмәткәрләре, шоферлар утыра, - дип башлады үзенең кереш сүзен мэр Илсур Метшин. - Казанда 2013 елда булган Универсиададан соң инде ике ел узып китте. Бер карасаң, күптән булган вакыйга, ләкин, һаман да кичә генә кебек. Ул беренче мәхәббәт, беренче бала туу кебек булды. Универсиада Казан елъязмасының алтын сәхифәсе булып тарихка керде. Универсиада үткәрү хокукын яулау бер хәл. Казанда транспорт инфраструктурасы яңартылды, аэропорт һәм интермодаль юл, метро станциясе төзелде. Мәскәүдә Ливитинга кабул итүгә керергә торганда, югары уку йортына имтихан тапшырырга торгандагы кебек, догалар укыдым. Аллаһы Тәгалә Ливитинның колагына пышылдагандырмы, әллә безгә фатихада булгандырмы, эшләр уңышлы килеп чыкты. Бер команда булып җиңү яуладык. Россия һәм Татарстан җитәкчелеге зур булышлык күрсәтте, әлбәттә.

Игорь Ливитин үзенең котлау сүзендә: "Универсиадага һәм Сочида булачак Олипиадага берьюлы әзерлек алып бардык. Универсиада мирасы булмаса, Казанда Спортның су төрләре буенча дөнҗя чемпионаты да һәм башка чемпионатлар да була алмас иде. Татарстанга без олы мирас калдырдык", - дип әйтеп үтте.

Студентларның XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасының истәлек медальләре Казандагы Социалистик көнкүреш музее директоры Рөстәм Вәлиәхмәтовка, "Праздничная компания" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры Михаил Волкоданскийга, "Шәһәр төзекләндерү" муниципалҗ унитар предприятиесе директоры Камил Закировка, Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Ибрахимовка, "Газпром трансгаз Казань" берләшмәсе генераль диреторы Рәфкать Кантюковка, шәһәрнең туристлыкны үстерүгә теләктәшлек комитеты рәисе Евгения Лодвиговага, гәмүмән, шәһәр хуҗалыгының барлык тармаклары вәкилләренә тапшырылды. Универсиаданың истәлек медаленә Россиянең халык артисты Игорь Крутой да лаек булды.

Игорь Крутой:
- Тормышта вакыйгалар була. Бала туу - минем өчен бик мөһим көн. Алла Пугачева башкаруында үземнең музыкамны тәүге мәртәбә ишетүем мөһим булды, хәзер Аня Нетребко альбомы. Бу тәэсирле мизгелләр. Универсиада минем өчен... Мин аңлыйм, сезне өчен Универсиада: шәһәр үзгәрде, Татарстан үзгәрде. Моннан тыш, сез акчалар адресына тәгаен барып җиткән бердәнбер шәһәр һәм бердәнбер республика. Казанда Универсиадага әзерлеккә Олимпиадага кадәр үк керештек. Безне, нәрсә килеп чыгар икән, дип күзәттеләр. Минем өчен иң зур курку-җаваплылык булды. Җиңүнең "әтиләре" күп, ә җиңелүче һәрвакыт "ятим". Һәм мин тәүге мәртәбә үземә шундый җаваплылык алдым. Әлбәттә, ышаныч күрсәткәннәре өчен Рөстәм Нургалиевичка һәм Илсур Рәисовичка рәхмәт! Миндә аларның кәрәзле телефоннары номерлары бар иде, мин теләсә кайсы минутта элемтәгә чыгып, теләсә кайсы сорауны чишә ала идем. Мин турыдан-туры элемтәдән "явызларча" файдаланмадым. Ләкин, оештыру мәсьәләләрендә теләсә кайчан шалтырата ала идем, мөгаен, шуңа барысы да уңай чишелеш тапкандыр. Ниһаять, Универсиададагы кадәр аудиториям бер вакытта да булмады, чөнки ул телевизион каналлар аша 170 илгә тапшырылды. Бу миңа космоска очкан кебек тәэсир итте, - диде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading