16+

Иң популяр сүзләр нинди?

КФУ филологы 2024 елда популяр булган чит ил сүзләре турында сөйләде.

КФУ филологы 2024 елда популяр булган чит ил сүзләре турында сөйләде.

"Грамота.ру" Белешмә-мәгълүмат порталы ел сүзен сайлаган. Беренчелеккә «вайб», «скуф», «аскеза», «квадробер» кебек сүзләр һәм тезмәләр эләккән. КФУ филологы Ирина Ерофеева әйтүенчә, «квадробер» сүзе алынма, латин һәм грек тамырларыннан тора: quattuor (латинчадан – «дүрт») һәм aerobics (грекчадан – «һава», «тормыш»). Исегезгә төшерәбез, квадробика дип рәсми булмаган спорт төре дип атала, анда кешеләр, хайваннарның үз-үзләрен тотышын һәм хәрәкәтен кабатлап, дүрт аякланып йөри. Әлеге тренд бөтен дөньяда яшүсмерләр арасында популярлык казана.

 

«Вайб» сүзе инглиз теленнән алынган, кәефне, энергетиканы аңлата.

«Скуф» төшенчәсе алынма сүз дип кабул ителә. Гәрчә чынлыкта, бу интернет-кулланучы Алексей Скуфьинның фамилиясенең кыскартылган өлеше икән. Ул 35 яшьтән өлкәнрәк, симезлектән интеккән, карьера үсеше белән кызыксынмаган, хыял-максатсыз ир-атның җыелма образын билгеләү өчен кулланыла.

"Аскеза" – грек теленнән алынган сүз, ул дөньяви байлыклардан ваз кичүгә юнәлдерелгән рухи тәҗрибәләрне аңлата. Хәзер ул киңрәк мәгънәдә кулланыла. Бу, мәсәлән, камыр ризыкларыннан баш тарту булырга мөмкин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading