16+

Җинаятьче хатын-кызларның сабыйлары колонияләрдә тәрбияләнәчәк

РФ җәзаларын үтәтүнең федераль хезмәте закон проектын эшләүдә катнашачак, аның нигезендә яңа туган балалар колония территориясендә әниләре белән бергә яши алачак. Бу хакта ведомство башлыгы Александр Калашников белдерде. 

Сабыйлар әниләре янында тәрбияләнсен өчен, хатын-кызлар колонияләре территорияләрендә бала йорты булдыру планлаштырыла. Бу мәсьәләдә РФ балалар омбудсменнарының координация советы утырышы барышында Калашниковтан ярдәм сорадылар.

"Мин сездән мөмкинлектән чыгып безгә ярдәм итүегезне һәм канун чыгаручы белән федераль бюджет акчасына колония-җирлекләрдә балалар учреждениеләрен оештыруны сорар идем", - дип мөрәҗәгать итте балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Москалькова. 
ФСИН башлыгы моңа әлеге тәкьдим буенча сөйләшүләр алып барылачак, дип җавап бирде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading