16+

"Индира Кайда?": Аконкагуа тавына менгән блогер Рөстәм Нәбиевны хатыны һәм балалары каршы алмаган

Аны аэропорттан дуслары каршы алган һәм өенә чаклы озатып куйганнар. 

Аны аэропорттан дуслары каршы алган һәм өенә чаклы озатып куйганнар. 

Уфа блогеры Рөстәм Нәбиевның язылучылары шаккаткан. Америкадан Уфага әйләнеп кайткан ирне хатыны Индираның каршы алмавы күпләрне гаҗәпкә калдырган. Рөстәм Нәбиевның социаль челтәрләрендә моңа бәйле рәвештә дистәләгән комментарий калдырганнар, күбесе "Индира кайда?» дип сораган.
 Рөстәм Нәбиевны аэропорттан дуслары һәм туганнары каршы алган, өендә бәйрәм өстәле әзерләгәннәр, бу хакта видео төшереп куйган. Аңа агач чүкеч һәм җир шары формасындагы «Уфа – Аконкагуа» дип язылган десерт бүләк иткәннәр.

Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Нәбиев 6961 метр биеклектәге Аконкагуа тавын яулап алган. Блогер аңлатып узганча, ул бер кулында 22 гыйнварда 20:36 сәгатьтә менеп җиткән. Юл тугыз көн дәвам иткән.

«25 сәгать йокысыз, ризыксыз үз максатыма таба бардым, артка борылып карамыйча ул юлны үттем", – дип язган Рөстәм.

Блогерның хатыны һәм балалары кайда булган дигән сорауга килгәндә, алар хәзер Сочида икән. Рөстәм Нәбиев бу атна ахырында алар янына юл тотачак.


 

Язмага реакция белдерегез

9

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading