16+

Һиндстанда 200 килограмм чәч урлаганнар

Нью-Делида париклар җитештерә торган остаханәдән өч ир-ат чәчләр урлап чыккан, дип яза islam-today.ru, Лента.руга сылтама белән.

Нью-Делида париклар җитештерә торган остаханәдән өч ир-ат чәчләр урлап чыккан, дип яза islam-today.ru, Лента.руга сылтама белән.

Алар остаханәгә клиентлар буларак керә һәм сатучыны пистолет белән куркытып, 200 кг чәчне алып чыгып китәләр. Җизнесмен Джахангир Хуссейн сүзләренчә, ул чәчләрне алу өчен 17 мең доллар акчаны бурычка алган булган. Һиндстанда чәч белән бәйле бизнес бик популяр, ул елына 300 млн доллар акча китерә ди. Чәчнең күбесен индуизм храмнарыннан җыялар, анда изге корбан билгесе итеп, чәчләрен алдыралар икән. Шул рәвешле Тирупати шәһәрендәге храм ел саен йөзләрчә тонна чәч җыя. Аларны аукционнарда сатып, миллион доллар акча эшли.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading