16+

Иннополиста мәктәп укучылары яши башлады

Кичә Иннополиста талантлы балалар өчен лицей ачылды. Анда математика, физика һәм информатиканы су урынына эчәргә өйрәтәчәкләр. Беренче дәресне Иннополис мэры Егор Иванов үткәрде.

Кичә Иннополиста талантлы балалар өчен лицей ачылды. Анда математика, физика һәм информатиканы су урынына эчәргә өйрәтәчәкләр. Беренче дәресне Иннополис мэры Егор Иванов үткәрде.

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов әлеге вакыйганы зур бәйрәм дип атады. Лицейда 105 укучы белем алачак, аларның санын киләчәктә 170кә җиткермәкчеләр.
Иннополис башлыгы Егор Иванов әйтүенчә, әлеге балалар лицеистлар гына түгел, ә яңа шәһәрнең яшәүчеләре дә булды.
- Шәһәрдә уку, эшләү һәм яшәү өчен менә дигән шартлар тудырылган. Лицейны тәмамлап, Иннополис университетына укырга керерсез һәм, монда калып, Россиянең IТ-индустриясе үсешенә өлеш кертерсез, дип ышанабыз, - диде мэр.

Лицей бинасында 24 кабинет, химия, физика, биология, технология буенча лаборатория кабинетлары булдырылган. Мәктәпнең белем бирү программасы үзебезнең һәм чит илнең иң яхшы үрнәкләрен күздә тотып әзерләнгән.

Мәгариф министры әйтүенчә, Татарстан Президенты бөтен республика буенча урта белем бирү сыйфатын арттыру бурычын куйган.
- Республикада сәләтле балалар өчен бу 16 нчы мәктәп. Монда барлык алдынгы технологияләрне, методикаларны сынап, соңыннан әлеге тәҗрибәне барлык база мәктәпләренә таратырга тиешбез, - диде Энгель Фәттахов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading