16+

Инвалидлар декадасы кысаларында Татарстанның мәдәният учреждениеләрендә 100гә якын чара оештырылачак

1 декабрьдә бөтен ил буенча Инвалидлар декадасы старт ала, ул 3 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара инвалидлар көненә багышланган.

1 декабрьдә бөтен ил буенча Инвалидлар декадасы старт ала, ул 3 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара инвалидлар көненә багышланган.

Бу датага Татарстан Республикасы мәдәният учреждениеләре күләмле план әзерләгән, ул 100гә якын чараны үз эченә ала: хәйрия концертлары, спектакльләр, күргәзмәләр, экскурсияләр, лекторийлар, мастер-класслар, фильмнар күрсәтү һәм башкалар.

Шулай итеп, С.Сәйдәшев исемендәге ТР Дәүләт Зур концерт залында «Игелек сәнгате» дигән хәйрия концерты була. Анда сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән талантлы артистлар катнашачак. Алар белән бер сәхнәдә Анна Гөлишәмбарова җитәкчелегендәге «Яңа музыка» Казан камера оркестры, Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге ТР Дәүләт камера хоры, джаз пианисты Андрей Руденко, вокалистлар Алинә Шәрипҗанова, Айдар Сөләйманов, Кирилл Логинов, Карина Җиһаншина чыгыш ясаячак. Сүз уңаеннан, С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залы сәхнәсендә «Игелек сәнгате» хәйрия концертлары 2014 елдан бирле уза. Проектның төп максаты – сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең чиксез мөмкинлекләрен тәкъдим итү, аларга социаль адаптация һәм үз-үзләрен күрсәтү  өчен өстәмә мәйданчык бирү. Чарага сәламәтлекләре чикле балалар һәм өлкәннәр чакырылган. Кунакларны зур курчаклар каршы алачак, холлда ТР Рәссамнар берлегеннән күргәзмә эшләячәк.

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры артистлары шәһәр хәйрия марафонында катнашачак. 4 декабрьдә алар «Исток надежды» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә булачак. Моннан тыш, 5 һәм 6 декабрьдә театрда хәйрия спекатакльләре планлаштырылган.

Чаллы дәүләт курчак театрында декабрьнең беренче декадасында шәһәрнең берничә социаль һәм дәвалау учреждениесеннән балаларны көтәләр. Кечкенә тамашачылар «Сюрприз», «Тылсымлы карчык» һәм «Алтын чеби» спектакльләрен күрә алачак.

«Казан Кремле» музей-тыюлыгы белгечләре Республика балалар клиник хастаханәсендә күчмә чаралар оештырырга планлаштыралар.

1-10 декабрьдә Татарстан Республикасы Милли музеенда һәм аның филиалларында экскурсияләр, Татарстан тарихы буенча лекцияләр, иҗади кичәләр, очрашулар оештырылачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading