16+

Инвалидларга айлык түләүләр гаризасыз билгеләнә

28 июльдән түләүләр Федераль инвалидлар реестры мәгълүматлары буенча Пенсия фонды тарафыннан рәсмиләштерелә.

28 июльдән түләүләр Федераль инвалидлар реестры мәгълүматлары буенча Пенсия фонды тарафыннан рәсмиләштерелә.

Казан мэриясе хәбәр итүенчә, Татарстанда инвалидларга һәм инвалид балаларга айлык түләүләр гаризасыз билгеләнә башлады.
Кеше инвалид булып танылып, реестрга кертелгәннән соң, 10 көн дәвамында айлык түләү билгеләнә. Инвалидлык буенча пенсия федераль инвалидлар реестрына килгән мәгълүмат нигезендә дистанцион рәвештә рәсмиләштерелә.

Пенсия фондына мөрәҗәгать иткәндә, бары тик электрон гариза тапшыру сорала. Башка кирәкле мәгълүматны фонд реестрдан алачак.
Хәзер инвалидлыкны билгеләү процедурасы медицина учреждениеләре документларына таянып читтән торып рәсмиләштерелә. Инвалидларга медицина-социаль экспертиза бюросына барырга кирәкми.

Әлеге таләпләр эпидемиологик ситауция аркасында вакытлыча кертелде һәм 2020 елның 1 мартыннан 1 октябренә кадәр гамәлдә булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading