16+

Муса Галләмов: «Көрәш карьерасын бетерәсе дә килгән иде инде...»

Марий Элда узган Федераль Сабан туеның абсолют батыры булып Муса Галләмов калды. Ул чиста алым белән финалда Сергей Павликны отты. Хәзерге вакытта Павлик 213 килограмм авырлыкта.

Муса Галләмов: «Көрәш карьерасын бетерәсе дә килгән иде инде...»

Марий Элда узган Федераль Сабан туеның абсолют батыры булып Муса Галләмов калды. Ул чиста алым белән финалда Сергей Павликны отты. Хәзерге вакытта Павлик 213 килограмм авырлыкта.

Муса Галләмов үзеннән 90 килограммга авыррак көндәшне җиңә алды. Марий Эл Сабан туенда да батырга бүләккә машина һәм тәкә иде. 
Муса Галләмов бу сезонда икенче, карьерасында унынчы, урысча әйтмешли “юбилейный” машинасын отты. Туган якта диварлар да булыша, диләр бит. Муса тумышы белән Марий Эл республикасы Бәрәңге районыннан.
- Муса, Сабан туенда бик эссе дә булды. Мондый һава торышы көрәшкә кыенлыклар өстидер...
- Эсседә көрәшү кыен иде. Кояш кереп киткән мизгелдә көрәштерсәләр әйбәт булыр иде дә бит, сузылды. Яшьләр дә күп булды. Аллаһка шөкер, нәтиҗә белән канәгать. Иң мөһиме, миңа захватны алырга һәм свистокка эшләргә кирәк дидем. Тик торсам, Сергей мине өстерәп кенә алыр иде. Павликның көче дә күп, авыррак та. Свистокны ишетү белән үзем ничек максат куйдым, шулай эшли башладым. 

- Ник Марий Эл өчен көрәшмәдең?
- Теләгем бар иде, әмма “прописка”м булмагач, ярамый. Хәрәмгә керешмәдем, ялган документлар да эшләмәдем. Барыбер күпләр Марий Элдан булуымны беләләр. 

- Туган якта җиңү яулау  аеруча кадерледер?
- Мин көрәшкән вакытта Марий Элда Федераль Сабан туй узсын иде дип хыялланган идем. Көрәш карьерасын бетерәсе дә килгән иде, Бөтенроссия Авыл Сабан туенда да көрәшмәдем. Туган якта Сабан туе булгач, янәдән спортзалда шөгыльләнә башладым. Әлһәмдүлилләһ, Аллаһ Тәгалә бүген минем яклы булды. 

- Димәк, әле көрәшәчәксең?
- Тагын 1-2 ел көрәшергә исәп бар әле.

Марий Элда үз авырлыкларында Илфат Миңнегалиев, Мөнир Галләмов, Илһам Вәлиуллин, Рөстәм Сәлахов батыр калды. Җиңүчеләрне котлыйбыз!


 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading