Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгы Сергей Миронов та сөенечен яшермәде.
– Тагын бер объект ачтык, бу – Юдино бистәсендәге яңарышларның берсе генә. Болар барысы да бистәдә көнкүрешне тагын да яхшырта бара, – диде Сергей Миронов.
Татарстанда хәзер 55 МФЦ эшли.
– Юдинода ачылган күп функцияле үзәк 56нчы. Бистә халкы, аеруча өлкәннәр өчен әһәмиятле вакыйга. Шәһәргә барасы түгел, 180гә якын хезмәтне шушында ук башкарып була. Килеп рәхмәт әйтәләр, – диде МФЦ дәүләт бюджет учреждениесе директоры Ленара Мозафарова.
МФЦда Россия һәм чит ил паспорты ясатырга да, шәхси предприятие ачуны да теркәргә була.
Министр Айрат Хәйруллин, форсаттан файдаланып, үзе дә документ эшләтеп алмакчы иде. Ләкин МФЦга мөрәҗәгать иткәндә, үзең белән паспортың булу шарт. МФЦ кызлары: «Иптәш министр, паспортыгызны алып килегез!» – дип, кире бордылар. Ә менә Елена Нагуманованың бәхете бар икән. Ул беренче булып мөрәҗәгать иткән, МФЦ коллективы Еленага торт тапшырды.
МФЦның Юдинодагы бүлеге 396,5 квадрат метр мәйданны тәшкил итә. Ун «тәрәзә» көненә 200гә якын кешегә хезмәт күрсәтәчәк.
Комментарийлар