16+

Ире атып үтергән табибә хатынны соңгы юлга озатканнар

Тирә-якта шау-шу куптарган фаҗига 15 июнь көнне Чаллыда ГЭС бистәсендә урнашкан шәхси йортта килеп чыккан.

Тирә-якта шау-шу куптарган фаҗига 15 июнь көнне Чаллыда ГЭС бистәсендә урнашкан шәхси йортта килеп чыккан.

Гомерен яраткан һөнәренә багышлаган Рушания Сәгъдиеваны 72 яшьлек ире атып үтергән. 

67 яшьлек хатын баш һәм күкрәккә ату яраларыннан вафат булган. Аның ире, хатынын үтергәннән соң, үз-үзенә кул салган.

Сәгъдиеваның ире Казаннан кайткан була, ул хәзерге вакытка кадәр шунда яшәгән. Сайга мылтыгын ул гитара капкачында яшереп алып кергән, кулында торт булган. Иртәнге якта өйләренә кергән, биредә хатыны, кызы һәм аның кечкенә баласы булган. Фаҗига вакытында кызлары әнисен якларга тырышкан, әмма җәнҗал вакытында, мылтык ядрәсе аның җилкәсенә килеп эләгә. 

Әлеге гаиләне белгән һәркем шок хәлендә: 72 яшьлек ирне мондый вәхшилеккә нәрсә этәргән? Бер версия буенча, сәбәп – гаилә бизнесын бүлү белән бәйле озакка сузылган конфликтта. 

"Челнинские известия" хәбәрчесе әлеге гаиләнең танышлары белән дә аралашкан. Хатынының гомерен кыйган, соңрак үз-үзенә кул салган ир озак еллар шәһәр сәламәтлек саклау идарәсенең төзелеш буенча техник бүлегендә эшләгән. Ә кызлары әнисе кебек табибә.

Рушания Гаяновнаны тәҗрибәле медик буларак телгә алалар, шуңа күрә аңа бөтен шәһәр халкы медицина ярдәме сорап мөрҗәгать иткән. Ул соңгы елларда гаиләсе ачкан клиниканы җитәкләгән.

Татарстан буенча Тикшерү идарәсе Чаллы бүлекчәсе тикшерүчеләре "Үтерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.

Рушания Гаяновнаны һәм аның ирен 17 июнь көнне соңгы юлга озатканнар. 

Ружье – в чехле от гитары, в руке – торт: стали известны подробности убийства Рушании Сагдеевой в Челнах

Язмага реакция белдерегез

1

0

20

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading