16+

«Иреннәре зәңгәрләнгән, башы салынып төшкән иде»: балалар бакчасында дүрт яшьлек бала үлгән

Екатеринбургта 4 яшьлек Алиса җан биргән (исеме үзгәртелгән. - искәрмә). Әлеге фаҗигале хәл күпләрне тетрәндергән.

Екатеринбургта 4 яшьлек Алиса җан биргән (исеме үзгәртелгән. - искәрмә). Әлеге фаҗигале хәл күпләрне тетрәндергән.

25 гыйнварда 180нче балалар бакчасыннан бер баланы хастаханәгә озатканнар. Биредә аңа асфиксия диагнозы куелган.

 «КП-Екатеринбург» язганча, фаҗига балалар уйнарга чыккан вакытта булган. Балалар уенчыкларын җыя башлый, кире балалар бакчасына керү юлына бара, шул вакытта тәрбияче Алисаны күреп ала. Башта ул кыз тау янында басып тора дип уйлый. Тик соңрак кызның шарфына буылуын ачыклый.

- Тәрбияче баланы тау астында басып тора дип уйлаган. Тәрбияче аның янына килсә, кызның ияге, җилкә өлеше баскыч арасына кысылып калуын күреп ала. Баланың иреннәре зәңгәрләнгән, башы асылынып төшкән була. Тәрбияче сабыйны кулына алып, бакчага, төркемгә керткән, - дип яза «КП-Екатеринбург» үз чыганагына таянып.

Булган хәлдән соң ук кызның әнисенә хәбәр иткәннәр. 10 минут узгач ук ул балалар бакчасына килеп җиткән. Аны тынычландырырга тырышалар – реанимация бригадасы баланы аңына китерә алган. Хастаханәгә китергән вакытта кыз сулый башлаган.

- Видеокүзәтү камералары әлеге хәлне теркәгән,- дип яза «КП-Екатеринбург». - 11:39 сәгатьтә Алиса тауга менде һәм аякларын аска төшереп утырды. Аннан соң кыз әйләнде һәм асылынып калды. Ә башы баскыч эченә кысылды. Ике минут дәвамында кыз аяклары белән тыпырчына башлый, шуннан соң башка хәрәкәтләнми. Бала янына тәрбияче 11: 48 сәгатьтә йөгерә. Башта ул аны аякка бастырырга тырыша, ләкин булдыра алмый. Берничә секундтан соң гына Алисаның башын баскыч эченнән чыгара ала.

Тикшерү комитеты «Саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.

- Булган мәгълүматларга караганда, кыз бала җәрәхәт алган. Муенындагы шарфы тауның конструктив элементына эләгеп кала. Балалар учреждениесе хезмәткәре балага ярдәм итәргә тырышып карый, нәни кызны тиз арада хастаханәгә китереп җиткергәннәр. Кызганычка каршы, аның гомерен саклап кала алмадылар, - дип хәбәр иткән Свердловск өлкәсе буенча Тикшерү комитеты җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Александр Шульга.

Үлгән кызның туганнары бу хәлгә аңлатма бирми.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading