16+

Иркә: «Концертларны өзәм» дигәч, ирем «эләктерде»

Ире мобилизациягә эләккән җырчы Иркә социаль челтәрдәге сәхифәсендә тамашачыларына видеомөрәҗәгать куйган. 

Иркә: «Концертларны өзәм» дигәч, ирем «эләктерде»

Ире мобилизациягә эләккән җырчы Иркә социаль челтәрдәге сәхифәсендә тамашачыларына видеомөрәҗәгать куйган. 

«Хөрмәтле яраткан тамашачым! Озак уйлаганнан соң, бергәләп шундый фикергә килдек, бу видеоны төшерергә булдык. Бик җиңел булмаган чорда яшибез. Үзегез күреп торасыз. Бу мәшәкать, бу кайгы һәр гаиләгә бәреп керде. Һәрберебез борчылып, дулкынлану белән яши башлады. Беренчедән, сезгә үзем, гаиләм, ирем Артур исеменнән рәхмәт әйтәсем килә. Матур сүзләрегез өчен рәхмәтем чиксез.

Октябрьдә узачак Казан белән Чаллы концертларын куярга булдык. Шундый авыр чорда без күтәренке рухта булып, бер-беребезгә булышып, төшенкелеккә бирелмичә, бердәм булып, бер-беребезне аңлап яшәргә тиеш. Җырларыбыз, концертларыбыз белән сезгә җан азыгы бирәсебез килә. Әйдәгез, яхшы әйберләр турында күбрәк уйлыйк әле.

Бик көчле яңгырдан соң да, матур итеп кояш чыга. Безнең башта уңай фикерләр генә булырга тиеш. Без киткән егетләребезне әйбәт кәеф, көчле, бердәм булып көтеп торырга тиеш.

«Концертларны өзәм» дигәч, ирем миңа шалтыратып, «эләктерде» дисәм дә була. «Син концертларны куярга тиеш. Син – көчле хатын, синең кебекләр бүген күп! Сез бергә булырга, төшенкелеккә бирелергә тиеш түгел» , – диде ирем.

Бердәм булыйк, бердәмлектә безнең көч!» – дип сөйләде җырчы.

Чыганак - "Интертат"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading