16+

Иртәгә Балтачта удмуртларның милли бәйрәме «Гырон быдтон» була

1 июльдә Балтач районында «Гырон быдтон» удмурт мәдәнияте бәйрәме узачак, дип хәбәр итә Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге.

Иртәгә Балтачта удмуртларның милли бәйрәме «Гырон быдтон» була

1 июльдә Балтач районында «Гырон быдтон» удмурт мәдәнияте бәйрәме узачак, дип хәбәр итә Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге.

«Гырон быдтон» – удмуртларның иген уңышы сорап Илаһка дога кылу бәйрәме. Ул, исемнәре төрле булса да, удмуртларның барлык этник төркемнәрендә билгеле.

Республикада «Гырон быдтон»ны бәйрәм итү 1998 елда кире кайтарылды. Бәйрәмдә төрле йолалар, республиканың төрле районнарыннан, Удмурт республикасыннан килгән төрле фольклор ансамбльләре чыгыш ясаячак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading