16+

Иртәгә бу сезонда соңгы ярминәкләр үтәчәк

Иртәгә бәйрәм алдыннан Казанның 8 мәйданчыгында авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Бу сезонда мондый ярминкә соңгы тапкыр оештырыла.

Иртәгә бәйрәм алдыннан Казанның 8 мәйданчыгында авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Бу сезонда мондый ярминкә соңгы тапкыр оештырыла.

Гадәттәгечә, шәһәр халкына республиканың төрле районнарыннан башкалабызга иң сыйфатлы, экологик чиста, иң тәмле авыл хуҗалыгы продукциясе тәкъдим ителәчәк. Бәйрәм алдыннан мондый ярминкәләр оештырылу халык өчен файдага. Чөнки, бәйрәм табынына биредә арзан бәядән сөт, май, яшелчә, тагын башка кирәк-яракларны сатып алырга мөмкин.

Ярминкәләргә түбәндәге адреслар буенча барырга була:
Совет районында - "Казан" агросәнәгать паркы (Аграр урамы, 2) һәм Дәрвишләр бистәсе (Липатов урамы, 7).

Яңа Савин районында - "Яңа Савин күпләп һәм ваклап сату базары" ААҖ (Адоратский урамы, 21) каршындагы мәйданчык.

Авиатөзелеш районында 123нче һөнәри лицей (Дементьев урамы, 39) каршындагы сату рәтләре.

Мәскәү районында Коләхмәтов һәм Восстание урамнары чатында ("Пятерочка+" супермаркеты каршындагы территориядә)

Киров районында "Ягодная слобода" сәүдә үзәге каршында (Кызыл Кокшай урамы, 152/2)

Вахитов районында - Тинчурин урамы, 19 адресы буенча һәм Чехов базары артындагы мәйданчыкларда.

Чаллыда авыл хуҗалыгы ярминкәләре ике мәйданчыкта узачак. Бирегә үз товарларын Сарман, Менделеевск, Минзәлә, Азнакай, Лениногорск, Мөслим районнары алып килә. Ярминкәдә күңелле булыр мөгаен. Сатып алудан тыш, республика районнарының иҗат коллективлары бәйрәм программасы да тәкъдим итәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading