16+

Иртәгә депутатлар да зарядка ясаячак

14 май көнне Казанда "Без сәламәт, кушылыгыз" акциясе узачак. "Хезмәт резервлары" стадионы янында Горкий паркында узачак әлеге чарада теләгән һәркем катнаша ала, биредә спорт уеннарында көчеңне сынарга, ГТО нормаларын тапшырып карарга, футбол уйнарга мөмкин булачак.

Әлеге чараны оештыру инициативасы белән Казан медицина университеты чыккан. Максатлары - сәламәт яшәү рәвешен алып баруны пропагандалау. Акция кысаларында паркта зур зарядка да узачак. Казанлылар өчен күнегүләрне "Беги за мной" хәрәкәтенең фитнес инструкторлары үткәрәчәк. Шәһәр халкы белән беррәттән зарядканы, Татарстанның Сәламәтлек саклау министры, депутатлар, танылган артистлар, спортчылар да ясаячак. Оештыручылар әйтүенчә, һава торышының нинди булуына карамастан, чараны барыбер уздырачаклар. Бәйрәм 13. 00 сәгатьтә башлана.

Ә бүген иртәнге 9дан 14.00 сәгатькә кадәр Казан шәһәренең зур сәүдә үзәкләрендә Татарстанның Сәламәтлек саклау министрылыгы ярдәме белән "Кан басымыңны бел" акциясе оештырыла. Теләгән кешеләр "Бәхетле" (Павлюхин урамы һәм Оренбург тракты урамында урнашкан кибетләрдә), "Кольцо", "Тандем" сәүдә үзәкләрендә, "Казан" агропромпаркында кан басымын үлчәтә ала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading