16+

Иртәгә Казанга Роналдиньо белән Джей-Джей Окоча килә

Иртәгә Казанга футбол легендалары Роналдиньо белән Джей-Джей Окоча киләчәк. Алар 13-14 май көнне Казанның Үзәк стадионы каршында эшлиячәк FIFA 2017 Конфедерация Кубогы паркы кунаклары була. Әлеге парк инде Мәскәү белән Сочи халкын сөендерергә өлгерде.

Иртәгә Казанга футбол легендалары Роналдиньо белән Джей-Джей Окоча киләчәк. Алар 13-14 май көнне Казанның Үзәк стадионы каршында эшлиячәк FIFA 2017 Конфедерация Кубогы паркы кунаклары була. Әлеге парк инде Мәскәү белән Сочи халкын сөендерергә өлгерде.


Роналдиньоны без "Барселона" белән "Милан" командасы уенчысы буларак беләбез. Моңа өстәп ул әле Футбол буенча дөнья чемпионы (2002), Конфедерация Кубогы иясе (2005) һәм FIFA фикеренчә дөньяның иң яхшы футболчысы (2004, 2005).

Джей-Джей Окоча исә кайчандыр Нигерия җыелмасының ярымсакчысы булган. Ул Африка милләтләре Кубогы иясе (1994), Олимпия чемпионы (1996). Футболчылар Паркта соңгы вакытта популяр булган TEQBALL уенында көч сынашачаклар.
Чит ил футбол йолдызларыннан тыш Паркка Россия җыелмасының элекеге капитаны, 2018 елда булачак футбол буенча Дөнья Чемпионаты илчесе Алексей Смертин белән Казан "Рубины" составында ике тапкыр Россия чемпионы булган Роман Шаронов та киләчәк. Керү һәр кеше өчен ирекле.

Паркта чемпионат талисманы булган «Забивака»га бишне биреп, 8 иң көчле футбол командасының милли баш киемен киеп карап, «Робокипер» капкасына туп кертеп, TEQBALL уенын уйнап, Конфедерация Кубогы белән фотога төшеп, футбол чемпионатына багышланган викторина узып булачак. Уеннарда иң актив катнашучылар Конфедерация Кубогына ике билет ота ала. Барлыгы 74 билет уйнатылачак. Моның өчен паркта булган барлык аттракционнарда катнашып, яхшы күрсәткечкә ия булырга гына кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading