16+

Иртәгә «МЕГА» сәүдә үзәгендә «Үзеңнең кан басымыңны бел» акциясе уза

Татарстанда 8 нән 17 майга кадәр артериаль гипертонияне кисәтү атналыгы үтә. Гипертонияне ел саен яшәрә барган гасыр авыруы дип атыйлар.

Татарстанда 8 нән 17 майга кадәр артериаль гипертонияне кисәтү атналыгы үтә. Гипертонияне ел саен яшәрә барган гасыр авыруы дип атыйлар.

Авыру кайчак сиздермичә бара. Югары артериаль кан басымының беренче билгеләре булган баш авыртуы, йокысызлык, хәлсезлекне күпләр арыганлыкка сылтый. Ә бу вакытта кешенең йөрәге һәм кан тамырлары ярдәмгә мохтаҗ була.

Профилактика максатыннан быел 14 майда 10 нан 13 сәгатькә кадәр "МЕГА" (Казан, Җиңү проспекты,141) сәүдә үзәгендә "Үзеңнең кан басымыңны бел" дип аталган акция уза.
Казанлылар үзләренең артериаль кан басымын, шулай ук антрометрик тикшеренү үтеп, гәүдә авырлыгын билгели һәм кан тамырларының биологик яшен махсус аппарат аша белә ала. Белгечләрдән консультация алып, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан саклану юлларын да белә алачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading