16+

Иртәгә “Республикам минем” җырын 600 казанлы башкара

Иртәгә, 1нче июнь көнне "Казан Кремле" музей-тыюлыгында Халыкара балаларны яклау көненә багышланган "Без Кремльне яратабыз!" дигән фестиваль үтә.

Иртәгә, 1нче июнь көнне "Казан Кремле" музей-тыюлыгында Халыкара балаларны яклау көненә багышланган "Без Кремльне яратабыз!" дигән фестиваль үтә.

Яшь кунакларны һәм казанлыларны, аларның әти-әниләрен концертлар, театраль тамашалар, әкият геройлары, мастер-класслар, төрле бәйгеләр көтә. Казан Кремлендә урнашкан барлык музейларга иртәгә бушлай кереп булачак.

Балаларны яклау көне уңаеннан биредә "Без - төрле, ләкин без - бергә" дигән концерт та оештырыла. Чарада 20дән артык балалар, студентлар, ветераннар төркеме чыгыш ясый. Н. Җиһановның "Республикам минем" җырын 600 казанлы башкарачак дип хәбәр итә kzn.ru.

Бәйрәмгә килүчеләр төрле уеннарда, бәйгеләрдә һәм флешмобларда катнаша ала. Балалар өчен әдәби ишегалды эшли, программада - викториналар, Казан язучылары һәм шагыйрьләре белән очрашулар, рольләргә бүлеп укулар, "Укый торган Казан" фотокүргәзмәсе, китап өчен кыстыргычлар әзерләү буенча мастер-класслар, буккроссинг була. Биредә шулай ук "Җәйге уку бүлмәсе" эшли.

Фестивальдә К.Хабенскийның Казандагы иҗат студиясендә белем алучы балалар да катнаша.

Фестиваль кунаклары асфальтка, кәгазьгә, киндергә, шулай ук гаҗәеп зур киндергә рәсем ясый алачак. Әлеге киндернең озынлыгы - Казан Кремленең төп урамы буенча Благовещение чиркәвенә кадәр җитә. Балалар рәсемне "Казан шәһәре һәм Габдулла Тукай" темасына ясыйлар.

Фестиваль 1нче июнь көнне "Казан Кремле" музей-тыюлыгында сәгать 11:00 сәгать 15:00 кадәр үтә, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading