16+

Иртәгә яңгыр һәм көчле җил көтелә

15-нче майда Казанда аязучан болытлы һава торышы фаразлана.

Иртәгә яңгыр һәм көчле җил көтелә

15-нче майда Казанда аязучан болытлы һава торышы фаразлана.

Иртән һәм көндез яңгыр явачак. Җил - көньяктан, уртача тизлектә, урыны белән секундына 15 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә 6-8 градус җылы булачак, көндез - +13-15 градус.

Тулаем алганда, республикада да аязучан болытлы һава торышы булачак, иртән һәм көндез яңгыр, урыны белән яшен көтелә. Җил - көньяктан, уртача тизлектә, иртән һәм көндез урыны белән секундына 15-18 метрга кадәр җитәчәк. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы +5-10 градус, Татарстанның көнчыгышында 0 градустан +5 градуска кадәр булачак, туфрак урыны белән -2 градуска кадәр туңачак. Җомга көнне көндез һава температурасы +12-17 градус тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Фото һәм чыганак: https://www.kzn.ru

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading