16+

Иртән, көндез яки кич: Яңа ел алдыннан таксига кайчан заказ бирү отышлырак?

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан күпләр бүләк сатып алырга яки якыннарына һәм дусларына кунакка барырга тырыша. Яндекс Go «Казанские Ведомости» өчен таксига заказ бирү кайсы вакытта отышлырак икәнлеген сөйләгән.

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан күпләр бүләк сатып алырга яки якыннарына һәм дусларына кунакка барырга тырыша. Яндекс Go «Казанские Ведомости» өчен таксига заказ бирү кайсы вакытта отышлырак икәнлеген сөйләгән.

Яңа ел алдыннан сервиста тарифлар үзгәрми, әмма бәяләр күп факторлар: районда буш машиналар һәм такси заказ бирергә теләгән кешеләр нисбәте, юл  арасы һәм озынлыгы, бөкеләр аркасында үзгәрергә мөмкин. Заказдан өзелмәгән машина йөртүчеләр азрак булган саен, сәяхәтегез шулкадәр кыйммәткә төшәргә мөмкин.

31 декабрьдә таксига 20.00 сәгатькә кадәр яки 22.00 сәгатьтән соң заказ бирү отышлырак. Әмма ашыгырга кирәк, чөнки төн уртасына якынрак машина йөртүчеләр сменаларын төгәлләп гаиләләре янына ашыга, димәк линиядәге машиналар саны азрак булачак һәм бәяләр дә артачак.

1 гыйнвар төнендә, 2-3 сәгать аралыгында таксига ихтыяҗ арта башлый. Такси чакырту өчен иң кулай вакыт - 2:30дан алып 4:30га кадәр. Бу вакыт аралыгында ихтыяҗ кимиячәк һәм сәяхәт бәясе дә арзан булачак.

1 гыйнвар иртәсендә таксига заказ бирү яхшырак: бу вакытта машина йөртүчеләр линиягә чыга башлый, ә күпчелек кеше бу вакытка бәйрәмнәрдән соң өйләренә кайта башлый. 11:00 сәгатьтән соң күпләр туганнары һәм дуслары янына кунакка бара, шуңа күрә 15:00 сәгатьтән соң гына такси чакыру отышлырак.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading