16+

Исемең сирәк – кемнәр кушкан: казанлылар балаларына Бари, Солтан, Серж, Теодор исемнәрен биргән

Узган атнада Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 347 бала (180 малай һәм 167 кыз) тууы теркәлгән.

Узган атнада Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 347 бала (180 малай һәм 167 кыз) тууы теркәлгән.

Бу турыда Казан мэриясенең матбугат хезмәтенә сылтама белән Татар-информ хәбәр итә.

Казанның иң яшь анасына 19 яшь булса, иң өлкәненә – 45. Иң яшь әтигә 19 яшь булса, иң өлкәненә – 53. Туган вакытта минималь һәм максималь бала авырлыгы күрсәткечләре - 1100 һәм 4720 грамм.

Атна дәвамында иң еш кушылган исемнәр: Камил, Әмир, Кәрим, Айлин, Адель, Эмиль, Ибраһим, Ева, Мәрьям. Сирәк кушылган исемнәр: Бари, Солтан, Амиран, Алана, Лея, Ульяна, Марта, Серж, Теодор, Ярослава.

Шушы ук чорда Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 95 пар никахларын рәсмиләштергән.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading