16+

Исерек хәлдә җәнҗал чыгарсаң...

Удмуртиядә яшәүче хатын-кыз Истанбул – Казан рейсы бортында исерек хәлдә җәнҗал чыгарган.

Удмуртиядә яшәүче хатын-кыз Истанбул – Казан рейсы бортында исерек хәлдә җәнҗал чыгарган.

Очыш вакытында ул үзен агрессив тоткан һәм бортпроводникны мыскыл иткән. Пассажирга берничә тапкыр кисәтү ясасалар да, файдасы булмаган. Очкыч аэропортка төшкәч, исерек хәлдәге 30 яшьлек хатын-кызны тоткарлаганнар.

Хатын-кызга карата «Вак хулиганлык», «Җәмәгать урыннарында исерек хәлдә йөрү» һәм «Тимер юл, һава яки су транспортында гражданнарның үз-үзен тоту кагыйдәләрен бозу» маддәләре нигезендә административ хокук бозулар буенча берьюлы өч беркетмә төзегәннәр. Хәзер агрессив туристны 15 тәүлеккә рәшәткә артына озатырга мөмкиннәр.

Фото:https://pixabay.com/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading