16+

Исерек машина йөртүче аркасында зур һәлакәт килеп чыккан 

Татарстанда 24 яшьлек салмыш “Лада” йөртүчесе һәлакәт китереп чыгарган. Бу хакта "Татар-информ"га Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр.

Татарстанда 24 яшьлек салмыш “Лада” йөртүчесе һәлакәт китереп чыгарган. Бу хакта "Татар-информ"га Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр.

Беренчел мәгълүматлар буенча, 24 яшьлек исерек “Лада Калина” йөртүчесе Кукмара шәһәре ягыннан Урта Кукмара авылы юнәлешендә барган.

Люга – Иске Юмья – Лесхоз юлының икенче чакрымында җиңел машина йөртүче идарәне югалтып, зур тизлек белән юл кырыена төшеп киткән. Автомобиль әйләнеп капланган.

Нәтиҗәдә, әлеге һәлакәттә өч кеше зыян күргән. Аларны ашыгыч ярдәм машинасы үзәк район хастаханәсенә алып киткән.

“Лада” пассажирының берсен медиклар саклап кала алмаган. Хастаханәдәдә аның гомере өзелгән.

Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading