16+

Ишегаллары тиешенчә җыештырылмаса, хәбәр итәргә кирәк

Казанның торак-коммуналь оешмалары кышкы чорга ишегаллары юллары һәм тротуарлар өчен 82 тонна химик реагент, 10,3 мең тонна тоз-ком катнашмасы хәстәрләгән.

Казанның торак-коммуналь оешмалары кышкы чорга ишегаллары юллары һәм тротуарлар өчен 82 тонна химик реагент, 10,3 мең тонна тоз-ком катнашмасы хәстәрләгән.

Җыештыру техникасы - 155 берәмлек, аларның унысы быел сатып алынган. Ишегалды юлларын, подъезд алды мәйданчыкларын һәм җәяүлеләр тротуарларын җыештыру - коммуналь оешмалар бурычы. Әлеге мәйдан, гомум исәптә, 4,5 миллион квадрат метрны тәшкил итә. Ишегалларын өч мең җыештыручы тәртиптә тотачак. Аларга 34 меңнән артык көрәк, себерке, лом, кыргыч һәм үзйөрешле чистарткыч булдырылган.

Түбәләрдән, беренче чиратта, авыш түбәләрдән кар һәм боз төшерүгә игътибар юнәлтеләчәк. Казанда авыш түбәле йортлар ике меңнән артык. Мондый эшләргә биеклектә эшләргә өйрәтелгән махсус хезмәткәрләр җәлеп ителәчәк. Болконнарына үз белдеклегендә түбә урнаштырган фатирлар хуҗалары андый болконнар түбәләрен җыештыруга үзләре җаваплы. Әгәр җыештыру мөмкинлекләреннән килмәсә, идарәче компаниягә яки торак милекчеләре ширкате идарәсенә гариза бирү зарур.

Ишегаллары тиешенчә җыештырылмаса, идарәче компаниягә белгертергә, "Открытая Казань" (open. kzn. ru) сайты яки 236-41-23 һәм 063 телефоннары аша хәбәр бирергә кирәк. Кимчелекләр бетерелмәсә, Казанның административ-техник инспекциясенә яки районнар хакимиятләренең җәмәгать тәртибе бүлекләренә мөрәҗәгать итү мәслихәт.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading