Казанның Иске Татар бистәсендәге тарихи йортлар һәм биналар ярымҗимерек хәлгә төшкән иде. Туристлар түгел, инде әлеге бистәнең караңгы-моңсу урамнарына казанлыларның да керәсе килми башлаган иде.
Шөкер, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә, Иске Татар бистәсе яңарыш юлына аяк басты. Казанда 2013 елда узган студентларның халыкара җәйге Универсиадасына әзерлек кысаларында, Каюм Насыйри урамындагы дистәгә якын тарихи йорт элеккеге рәвешендә яңартылды. Шунысы әһәмиятле: төзекләндерү эшләрендә, эре предприятиеләр белән беррәттән, шәхси эшкуарлар да катнашты.
- Бистәнең тәүге кварталын төзекләндергәндә, бер кунакханә һәм бер ресторан урын алган иде. Быел Каюм Насыйри урамында гына да туристлар өчен алты бина барлыкка китерелде. Ел башыннан Иске Татар бистәсендә бер миллион турист булды, - дип куанып сөйләде «Иске шәһәр» префектурасы префекты Марат Усманов.
Тарихи-мәдәни мирас исемлегеннән быел Әҗем мәчете, Тукай музее урнашкан Шамил йорты, Крестовниковлар йорты, элеккеге Петцольда сыра заводы бинасы төзекләндерелгән, Кәрим Тинчурин бакчасында фонтан ясалган. Еникеевлар йорты - киләсе ел планында.
Иске Татар бистәсендә тормыш кайнап тора хәзер. Каюм Насыйри урамындагы 38нче йорттагы - «Иске Татар бистәсе» һәм Париж Коммунасы урамындагы 18нче йорттагы «Чәк-чәк» музейларыннан халык өзелми. Шиһабетдин Мәрҗани музей-йортында «Галереялар мохите» проекты старт алган. Биредә Казан федераль университеты студентлары татар теле һәм каллиграфия буенча интерактив уеннар оештыра.
- Һөнәрчеләрнең «Печән базары» фестивален, бистәдәге мәктәпләр укучыларының хәйрия ярминкәләрен үткәрәбез. Узган җәйдә җигүле атларда Сабан туена бүләк җыйдык. Бистә халкы да, туристлар да бу театраль тамашаны бик ошатты. Кабан күле буенда 24 декабрьдә 16.00 сәгатьтә «Яңа ел ярминкәсе» ачыла. Милли киемнәр, сувенирлар, күн эшләнмәләр сатылачак әлеге ярминкәләр киләсе елның 7 гыйнварына кадәр барачак, - диде Марат Усманов.
Шәһәр Башкарма комитетында Иске Татар бистәсе тормышы турында мәсьәлә каралганда, мэр Илсур Метшин да үзенең фикерләре белән уртаклашты.
- Иске Татар бистәсендәге йортларны яңартырга керешкәч, эшкуарлар бишәр катлы биналар төзергә теләүләрен белдерә башлаганнар иде.
«Эшләргә ирек бирмисез», - дип зарлансалар да, бирешмәдек, бистәдән төзелешкә җир кишәрлекләре бирмәдек, - дип искә төшерде ул. - Иске Татар бистәсендәге тарихи биналарны торгызуда зур эшләр башкарыла.
Мэр Илсур Метшин, казанлылар һәм туристлар мәдәни чараларны, яңалыкларны белсен өчен, «Иске шәһәр» префектурасы сайтын көн саен яңартып барырга кирәклеген искәртте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар