16+

Иске Татар бистәсенә чәй эчәргә килегез!

Казанның тарихи үзәгендәге Иске Татар бистәсенең Каюм Насыйри урамында бүген «Чәй фестивале» була.

Иске Татар бистәсенә чәй эчәргә килегез!

Казанның тарихи үзәгендәге Иске Татар бистәсенең Каюм Насыйри урамында бүген «Чәй фестивале» була.

«Иске шәһәр» префектурасы теләктәшлегендә «Шәһри Казан» газетасы редакциясе үзенең укучылары белән Каюм Насыйри урамында зур бәйрәм үткәргән иде. Ул вакытта тәүге мәртәбә чәй фестивале оештырылды.

– «Шәһри Казан» редакциясенең урам бәйрәме, чәй бәйрәме халык күңеленә бик хуш килгән иде. Без бу матур башлангычны дәвам итәргә, традициягә кертергә уйлаштык. Казанлылар һәм башкала кунаклары бәйрәмгә рәхим итсен, программа колачлы, – диде «Иске шәһәр» префектурасы территориясе префекты урынбасары Лариса Залевская.

Кунаклар алдында татар эстрадасы йолдызлары һәм шәһәрнең иҗат коллективлары чыгыш ясый. Самавырлар «парады» мәдәни чараның матур бер бизәге булып торачак. Россиянең башка төбәкләреннән, чит илләрдән килгән туристлар татар халкының чәк-чәк, гөбәдия, өчпочмак, кош теле, бавырсак, кыстыбый кебек ризыкларына мөкиббән. Футбол буенча дөнья чемпионатының Казандагы матчлары вакытында чит илләр туристлары-җанатарлары өчпочмакны ашап караганнан соң, бармаклары белән «өчпочмак» ясап күрсәтеп, кабат-кабат сорап алганнар. Ит бәлешен ашап караган туристлар гомумән дә «телләрен йоткан». Чәй фестивалендә оештырылган ярминкәдә татар халкының милли аш-суларын да авыз итәргә мөмкин булачак. «Чемпионат көннәрендә туристлар саны кискен артты. Туганнарга һәм дусларга, дип, бишәр тартма чәк-чәк сатып алдылар», – диләр Чәк-чәк музее хезмәткәрләре Нәргизә Сафиуллина белән Фәридә Әхмәтгәрәева.

Чәй турында бернәрсә дә белмим бит, әй, дип уфтанучыларны тынычландырып, сөенечле хәбәр җиткерәбез. Биредә беррәттән «Барысы да чәй турында» («Это все о чае») дигән тематик китап базары эшләячәк. Китапны өйгә кайткач иркенләп укырсыз. Фестивальдә үк чәй табыны әзерләү һәм татар чәе гореф-гадәтләре, шулай ук башка халыкларның чәй традицияләре турында гамәли семинар үткәрелә. Осталардан чәй әзерләү-ясау серләрен белешеп калырга бик кулай мизгел.

Тамашачылар төрле конкурсларда һәм викториналарда да катнаша ала, балалар өчен махсус күңел ачу-уен программасы әзерләнгән.
«Чәй фестивале» бүген 14.00-19.00 сәгатьләрдә була. Фестивальгә керү түләүсез.
Иске Татар бистәсе гаиләләре белән Кабан күле буена килеп, самавырлар кайнатып, чәй эчеп утыра торган булганнар. Бистәнең өлкәннәре мондый күренешләрне әле хәтерли, сагынып искә ала. Каюм Насыйри урамындагы чәй фестивале, белмәссең, тора-бара Кабан күле буена күченер, республика һәм Россиякүләм бәйрәмгә әверелер.

«Шәһри Казан» редакциясе, 2015 елда «Чәй бәйрәме» уздырып, Иске Татар бистәсен гөрләткән иде.

Авторның фотоархивыннан

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading