16+

Иске велосипедың бармы? Хәйрия акциясендә катнаш

«Велодобро» проекты активистлары аларны ремонтлап, авыр тормыш ситуациясенә эләккән гаилә балаларына тапшырачаклар.

«Велодобро» проекты активистлары аларны ремонтлап, авыр тормыш ситуациясенә эләккән гаилә балаларына тапшырачаклар.

Казанда «Велодобро» велосипедлар җыю буенча язгы хәйрия акциясе уза. 1-нче июньгә кадәр теләге булган һәркем үзенең ватылган яки файдаланылмаган велосипедын кабул итү пунктларының берсенә тапшыра ала, анда активистлар аны ремонтлаячак, ә соңыннан авыр тормыш хәленә эләккән гаиләләрдән балаларга тапшырачак.

«Велодобро» кабул итү пунктлары Борхан Шаһиди урамы, 26 («Приют» үзәге) һәм Бойничная урамы, 5 («Первая школа беговелистов») адреслары буенча урнашкан.

Проектны оештыручылар экология өлкәсендәге проблемаларны хәл итү, гражданнарны экономик куллануга җәлеп итү, грамоталы утильләштерү һәм хәйрия мәсьәләләрен чишү өчен велосипедларны икенчел куллану механизмын үстерүнең мөһимлеген билгеләп үтәләр. Акциянең нечкәлекләрен «ВКонтакте» һәм Instagram социаль челтәрләрендә белергә мөмкин.

«Велодобро» проекты 2018 елдан президент грантлары фонды ярдәмендә тормышка ашырыла. Бу вакыт эчендә илнең 14 төбәгендә балаларга 3 меңнән артык велосипед бүләк ителде, дип хәбәр итә оештыручылар.

http://kzn.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading