16+

Иске йортларга яңа тормыш өрелә

Казаныбызга төрле төбәкләрдән һәм чит илләрдән агылган кунакларны башкалабызның матурлыгы, чисталыгы, төзеклеге сокландыра.

Казаныбызга төрле төбәкләрдән һәм чит илләрдән агылган кунакларны башкалабызның матурлыгы, чисталыгы, төзеклеге сокландыра.

Әйе, гөлчәчәкләргә күмелгән, борынгылык белән киләчәк бергә кушылып, гармониядә яшәүче башкалабызны шәһәр халкы үзе дә бик ярата. Шуңа да ул көннән-көн яңара, ямьләнә. Ләкин аны яңа йортлар төзеп кенә түгел, искеләрен яңартып, төзекләндереп тә матурлыйлар.

Әле менә быелгы җәйдә генә дә ике ай эчендә тагын биш йортка ямьләнде Казан. Тукай урамындагы 33нче, Сара Садыйкова урамындагы 14нче, Калинин урамындагы 4нче, Волков урамындагы 14нче йорт – гасыр башында агачтан төзелгән тарихи биналар. Аларга икенче тормышны ил буенча бара торган «Том Сойер Фест»ка кушылган игелекле волонтерлар өрде. Ә 8 сентябрь көнне Достоевский урамындагы 12нче йорт ишегалдында аңа йомгак ясалды һәм бу фидакарьләрне зурлаган бәйрәм булды.

Татарстан Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Казан башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин Мәскәүдән килгән зур кунак, якташыбыз Бөтенроссия тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау оешмасы җитәкчесе Артем Демидовка бу яңартылган йортларны сөенеп тә, горурланып та күрсәтеп йөрделәр. Шатланмаслык та түгел: инде гасыр башында ук төзелгән, вакыт җилләре шактый таушалткан бу агач йортлар бүген, һәркемне сокландырып, урамнарга ямь биреп торалар. Шунысын әйтми булмый, алар шәһәребезнең үзәгендә, кунаклар күп йөри торган җирләрдә урнашкан. Ләкин кунак килә дә китә ул, хуҗаларга каласы. Шуңа да ул йортларда яшәп ятучыларның шатлыгы аңлашыла.

– Без хәзер патша сарае шикелле өйдә яшибез. Элеккеге белән хәзерге арасындагы аерма җир белән күкнеке төсле. Бу эшне оештырып, ахырга кадәр җиткерүчеләргә рәхмәтебез чиксез, – диләр әлеге йортларда яшәүче олысы-кечесе, берсен-берсе кабатлап.

Шәһәребездә озак еллар барган җимерек йортлар программасы, күп кенә кешеләрне яңа фатирлы итеп куандырса да, башкалабызны шактый гына тарихи агач йортлардан да мәхрүм иткән. Шуңа да аларның саны бүген бик аз гына калган. Бу тарихи биналарны бөтенләй югалтып бетермәс өчен, шәһәребезне һәм хезмәтне яратучы волонтерлар, Самара каласында башланып киткән «Том Сойер Фест»ка кушылып, быел ике ай эчендә шундый биш йортны яңартканнар. Бу – әлеге башлангычның ил буенча иң әйбәт нәтиҗәсе.
Волонтерлар дигәч, күз алдына яшьләр килә. Ләкин күңелләре белән һич картаерга теләмәгән, лаеклы ялга чыккач та актив тормыш алып баручы бер төркем өлкәннәр «Көмеш волонтерлар» (чәчләренең төсенә карап) дигән исем астына берләшеп, бу эшкә дә теләп кушылганнар.

– Без дүшәмбедән шимбәгә кадәр кич белән алтыдан сигезгә чаклы көн саен ике сәгать эшли идек. Тукай урамы, 33, Сара Садыйкова урамындагы 14нче йортны төзекләндерүдә бик теләп катнаштык. Олы шәхесләребез исемен йөрткән урамнарда сәләмә йортлар булырга тиеш түгел дип уйладык та кулдан килгән кадәр эшләргә тырыштык: кырдык, буядык. Без бит һөнәребез буенча буяучы-сылаучылар түгел, шулай да хезмәтебезнең шәһәребезне матурайтасын, аның тарихи йөзен торгызуга булышасын аңлап, көчебезне дә, вакытыбызны да кызганмый эшләдек. Минем белән бергә шулай ук «Көмеш волонтерлар»: Хөрия Халитова, Людмила Сәйфетдинова, Нәзирә Әхмәтгалиева да тырышты. Хәзер бу йортлар яныннан «монда безнең күңел җылыбыз да кергән» дип горурланып үтәбез, – ди Наилә Биктимерова. – Җитмәсә, безне Олеся Балтусова, гел мактап: «Иң яхшы кешеләр «Том Сойер Фест»ка килә», – дип, күңелләребезне күтәреп торды.

Шулай итеп, быелгы җәйдә дә Марк Твен герое Том Сойер Казаныбызны тагын да матуррак, төзегрәк итәргә булышты. «Бу эшкә катнаша алмадым. Эх!» диючеләрне тынычландырырга ашыгабыз. Киләсе җәйдә аларга да игелекле эштә катнашырга мөмкин булачак. Оештыручылар аны дәвам итәргә уйлыйлар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading