16+

Искәндәр Гыйниятуллин: ”Без идарәче компанияләрне түгел, дөреслекне яклыйбыз”

"Бердәм Россия" партиясе рәисенең төбәк җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә 11 октябрьдә Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары-торак коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин халык белән очрашты.

Искәндәр Гыйниятуллин: ”Без идарәче компанияләрне түгел, дөреслекне яклыйбыз”

"Бердәм Россия" партиясе рәисенең төбәк җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә 11 октябрьдә Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары-торак коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин халык белән очрашты.

Сөйләшүләрне тыңлап утырганда мин, җәмәгатьчелекнең торак-коммуналь тармак мәсьәләләрендә әле шулкадәр дә хәбәрдарсыз һәм белемсез булуына тагын бер мәртәбә инандым. Торак кодексын, коммуналь тармакка кагылышлы кануннарны, норматив актларны кат-кат укырга һәм өйрәнергә кирәк безгә.

Актив һәм тирән белемле гражданнар да бар, шөкер. Мәсәлән, Межлаук урамындагы 20 а йортта яшәүче Валентина Бобкова саннар белән генә чәкелдәтә.
- Мин - икътисадчы, кырык ел хезмәт куйдым. Һәрнәрсәне тиенләп санап барам. Электр утын бер бүлмәдә генә яндырам, ә миңа электр өчен 2500-2700 сум түләү языла. Тикшертергә баргач, идарәче компанияләрдә кайберәүләр бик тупас мөгамәлә күрсәтәләр. Шундагы паспортчы хатын: "Өлкән кеше белән алай тупас сөйләшмәгез",-дип, үзе үк хезмәттәшләрен орышты, хәтта,-дип зарланды Валентина Бобкова,- миңа дөреслекне, пошлина түләп, судта эзләргә каламы инде?

- Ихтиярыгыз, судка да бирә аласыз, пенсионерлар судта дәүләт пошлинасы түләми. Без идарәче компанияләрне яклап ятмыйбыз, законны һәм дөреслекне яклыйбыз. Шәһәр башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалык комитетында муниципаль торакка күзәтчелек хезмәте эшли. Сорау яки шик туды икән, безгә-комитетка хәбәр бирү зарур, - дип тынычландырды Искәндәр Гыйниятуллин.

Габишев урамындагы 25 а йортта яшәүче Венера Риҗәпова йорт тирәли рәшәткә тотуны, анда агачлар утыртуны, этләр йөртүне чикләүне сорап килгән. Киләсе елның язында мәсьәләне чишү өчен чаралар күреләчәген ишетеп, сөенеп чыгып китте ул.

- Миңа әле 54 сум ОДН өстәп язалар, мин икенче төркем инвалид, ләбаса,- диде Венера ханым, инде ишеккә җитәрәк.
- Йортның гомүм ихтияҗ-чыгымнары (ОДН) йортта яшәүче һәркемгә, шул исәптән, инвалидларга да языла,- дип, җаваплады Искәндәр Гыйниятуллин.

Рихард Зорге урамындагы 96а йортта яшәүче Петр Катаев та торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү кәгазендәге саннарга шик белдерде, субсидия билгеләнү тәртибе белән кызыксынды.
- Әгәр кешенең торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрдә бурычлары булса, аңа субсидия бирелми,- дип искәртте Искәндәр Гыйниятуллин.



Катанов тыкрыгындагы 5нче йортта яшәүче Татьяна Абдрашитова үзләре гомер кичерүче йортка инде 61 ел тулганлыгын, төзекләндерүгә мохтаҗлыгын әйтте. Искәндәр Гыйниятуллин аңлатканча, Катанов тыкрыгындагы 5нче йорт капиталь ремонт программасының 2019 елга каралган исемлеккә кертелгән.

Бөек Ватан сугышы ветераны Әнәс Әмирхановның кызы Земфира:
- Искәндәр Әнварович, сезгә хәбәрне дөрес итеп җиткермиләр. Карл Маркс урамындагы 44нче йортның түбәсеннән яңгыр сулары һаман да фатирлар эченә ага. Февраль аенда түбәдән кар төшерделәр, шуннан соң бозылып калды. Яңгыр ява башладымы, тазаяк тотып су түгә башлыйм.
Искәндәр Гыйниятуллин бу хәлне шәхсән үзе барып карарга ышандырды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading