16+

Исламия Мәхмүтовага Минтимер Шәймиев алтын сәгать бүләк итте

22 декабрь көнне РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисты Исламия Мәхмүтова Тинчурин театрында зурлап юбилеен билгеләп үтте.

Исламия Мәхмүтовага Минтимер Шәймиев алтын сәгать бүләк итте

22 декабрь көнне РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисты Исламия Мәхмүтова Тинчурин театрында зурлап юбилеен билгеләп үтте.

Актриса тамашачыларга үзе язган «Син бит минем бергенәм» пьесасын тәкъдим итте. Пьеса алдан да озак еллар Тинчурин театрында барган иде инде. Спектакльнең режиссеры да – Исламия апа үзе.

– Спектакльне туган көнемдә үк үткәрергә тәкъдим иткәннәр иде. Оныгым Ришатның армиядән кайтканын көттем. «Әнинең юбилеенда да булмадым, дәү әни, синекенә кайтам инде, мине көт», диде ул, – ди Исламия Мәхмүтова.

Спектакльдән соң яңа гына армиядән кайткан оныгы аны юбилее белән үзе сәхнәгә менеп котлады.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова актрисага «Республика алдындагы казанышлары өчен» ордены медален, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең Рәхмәт хатын һәм алтын сәгатен тапшырды.

Тинчурин театрының фойесында исә Исламия Мәхмүтованың тормышына һәм иҗатына багышланган «Тормышымның матур мизгелләре» дип аталган күргәзмә эшли башлады.

Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading