16+

Исмәгыйль Гаспринскийга багышланган интернет-күргәзмә эшли

Язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Исмәгыйль Гаспринскийның тууына 165 ел булу уңаеннан документлардан торган интернет-күргәзмә эшләнгән.

Исмәгыйль Гаспринскийга багышланган интернет-күргәзмә эшли

Язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Исмәгыйль Гаспринскийның тууына 165 ел булу уңаеннан документлардан торган интернет-күргәзмә эшләнгән.

21 мартта Исмәгыйль Гаспринскийның тууына 165 ел булды. Ул 1851 елның 8 (иске стиль - 21) мартында Кырымда туа. Симферополь гимназиясен тәмамлагач, Воронежда кадет корпусында укый. 1871 елда Парижга китә, Сорбоннада укый, И.С.Тургеневның сәркатибе була. 1873-1875елларда Истанбулда яши. 1878-1883 елларда ул Бакчасарай шәһәре башлыгы. 1883 елдан вафатына чаклы «Тәрҗеман» исемле гомумтөрки газетасы чыгара. Бер үк вакытта Гаспринский 1880 еллардан алып Кырымда яңа метод белән укыта торган ысул җәдид мәктәпләре ача, үзе дә укыта һәм ысул җәдид мәктәпләренә мөгаллимнәр әзерләшә. 1914 елда Бакчасарайда вафат була.


Татарстан Республикасының Милли архивы Гаспринскийның эшчәнлегенә багышланган документлар интернет-күргәзмәсен эшләтеп җибәргән (http://www.archive.gov.tatarstan.ru/_go/anonymous/main/?path=/pages/ru/2nart/91vistavki/020_gaspinski).

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading