16+

Җитәкчеләр арасында полиграф тикшерүен уза алмаучылар да бар

Халык авыз иҗатында гыйбрәтле бер мәзәк бар. «Каракның бүреге яна!» - дип кинәт яңгыраган авазга, базардагы карак башыннан бүреген салып караган, имеш. Замана каракларын «бүрегең яна» дип кенә куркытып булмый, әлбәттә.

Халык авыз иҗатында гыйбрәтле бер мәзәк бар. «Каракның бүреге яна!» - дип кинәт яңгыраган авазга, базардагы карак башыннан бүреген салып караган, имеш. Замана каракларын «бүрегең яна» дип кенә куркытып булмый, әлбәттә.

«Татмедиа» республика агентлыгында ришвәтчелек темасына узган матбугат конференциясендә «КАМАЗ» акционерлык җәмгыятенең ресурслар департаменты директоры Николай Липатов әйт­кәнчә, замана каракларын полиграф аппараты шүрләтә икән.

- Үткән ел - 77 һәм быел 66 җитәкче ришвәтчелек - урлашу эчтәлегендәге полиграф тикшерүе узды. Җаваплы вазифалардагы кайбер кешеләр шушы чара оештырылачагы турында ишеткәч, гариза язып, эштән киттеләр, - диде ул. - «КАМАЗ» җәмгыяте коррупциягә каршы чараларда башка предприятиеләрдән бер адым алда бара.

Николай Липатов үз сүзен мисаллар белән нигезләде. Дәүләт заказларына тендерда ялган запас частьлар «төртергә» җыенган Торопин фамилияле җитәкче дүрт елга ирегеннән мәхрүм ителгән. Бер ай элек кенә цех җитәкчесе, аның урынбасары һәм берничә сакчы составындагы төркем эләктерелгән. Алар заводтан 12,5 тонна эретеп ябыштыру чыбыгы алып чыкканда, капка төбендә ФСБ хезмәткәрләренә килеп капкан.
- Арадашчы предприятиеләр 1990 елларда күп иде. Хәзер башка заводлар белән 90 процентка турыдан-туры хезмәттәшлектә торабыз. «КАМАЗ»да ришвәтчелеккә каршы ФСБ һәм эчке эшләр органнары белән берлектә көрәшәбез, - диде Николай Липатов.

«Генерирующая компания» ачык акционерлык җәмгыятендә дә полиграф аппаратын әледән-әле эшкә җигәләр икән.
- Безнең карамактагы предприятиеләрдәге 800 җитәкче-хезмәткәрнең 31е, икътисади иминлеккә тикшерүдән соң, эшеннән җибәрелде, - диде «Генерирующая компания» җәмгыяте генераль директоры урынбасары Анатолий Краснов.
Татарстан Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсенең оештыру бүлеге җитәкчесе Алексей Панкратов әйткәнчә, республикадагы эре предприятиеләрнең һәркайсында коррупциягә каршы комиссияләр эшли һәм алар үз эшчәнлекләре белән дәүләткә зур булышлык күрсәтә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading