16+

Җитәкчеләр Сабантуйларында

Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов Оренбург өлкәсе Татар Каргалысы авылында VI Бөтенроссия авыл Сабантуенда катнашты. Бәйрәм башланганчы, Оренбург өлкәсе Губернаторының беренче урынбасары Сергей Балыкин белән Татар Каргалысы авылындагы кайбер социаль һәм мәдәният объектларны карады. Җирле мәдәният йорты эшчәнлеге белән танышты. Шуннан соң, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар обелискына чәчәкләр салды. Рөстәм...

Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов Оренбург өлкәсе Татар Каргалысы авылында VI Бөтенроссия авыл Сабантуенда катнашты. Бәйрәм башланганчы, Оренбург өлкәсе Губернаторының беренче урынбасары Сергей Балыкин белән Татар Каргалысы авылындагы кайбер социаль һәм мәдәният объектларны карады. Җирле мәдәният йорты эшчәнлеге белән танышты. Шуннан соң, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар обелискына чәчәкләр салды. Рөстәм...

Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов Оренбург өлкәсе Татар Каргалысы авылында VI Бөтенроссия авыл Сабантуенда катнашты. Бәйрәм башланганчы, Оренбург өлкәсе Губернаторының беренче урынбасары Сергей Балыкин белән Татар Каргалысы авылындагы кайбер социаль һәм мәдәният объектларны карады. Җирле мәдәният йорты эшчәнлеге белән танышты. Шуннан соң, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар обелискына чәчәкләр салды. Рөстәм Миңнеханов авыл фермерлары Ягъфәровлар гаиләсе белән дә очрашты. Алар 90 нчы еллардан бирле авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә. Хуҗалыкларында сыер һәм ат асрыйлар.

Сабантуйда кунаклар «Сәид Бистәсе» театральләштерелгән урамын карап йөрделәр, анда төрле милләт хуҗалыклары күрсәтелгән, шул исәптән татар һәм башкорт халкы хуҗалыклары да. Быел Татарстан Республикасын Бөтенроссия авыл Сабантуенда Нурлат муниципаль районы тәкъдир итте.

Сәламләү чыгышында Рөстәм Миңнеханов Оренбург өлкәсе Губернаторы Юрий Бергка, бәйрәмне яхшы оештырган өчен, рәхмәт белдерде.

- «Бүген без күркәм Татар Каргалысы авылында. Күптән түгел җирле хакимиятләр ярдәмендә ремонт ясалган клубта булдык, мәктәпне карап чыктык. Авыл үзе дә бик матур. Бу монда барлык милләт вәкилләре өчен дә уңайлы шартлар тудырылуын белдерә, - диде Татарстан лидеры.

2016 ел Сабантуе Ульяновск өлкәсендә узачак.

Фәрит Мөхәммәтшин исә Әлмәт Сабан туенда булды.

Бәйрәм Татарстанның яңа тарихына 25 ел һәм Әлмәт районының 85 еллыгына багышланган зур концерт белән башланды. Татарстан дәүләт Советы рәисе Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның сәламләү хатын укыды. Бәйрәмнең тантаналы өлеше тәмамланганда, Фәрит Мөхәммәтшин һәм Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин хезмәт алдынгыларын бүләкләдерләр.

Фәрит Мөхәммәтшин катнашында, Россия Рекордлар китабы баш мөхәррире Станислав Коненко Россиядә, бәлки, дөньяда иң зур 305 кг лы бавырсакны теркәде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading