16+

Июньдә югалган кызчыкның үле гәүдәсен тапканнар

Фаҗига урынында криминалистлар эшли.

Фаҗига урынында криминалистлар эшли.

Төмәндә агымдагы елның июнь ахырында югалган баланың үле гәүдәсе табылган. Сүз кызчык турында бара, дип ачыклык кертә РИА Новости. "Төмән № 1" телеграм-каналы мәгълүматлары буенча, аның гәүдәсе бүлгәләнгән һәм капчыкка салынган. Хәзер коточкыч хәл урынында криминалистлар эшли.

72.ru порталы мәгълүматлары буенча, кызчыкның гәүдәсен Лесобаза районында АЗС янында тапканнар. Үлгән бала яшәгән йорт белән аны табу урыны арасы - 2 километр чамасы.

Хәбәр ителгәнчә, 30 июньдә сигез яшьлек кызчык Судостроитель урамындагы өеннән чыгып киткән һәм кире әйләнеп кайтмаган. Аны волонтерлар һәм полиция эзләгән. Хакимият аның кайдалыгы турында хәбәр итүчеләргә 500 мең сум түләргә вәгъдә иткән, ә Эчке эшләр министрлыгы - баланы табуда ярдәм итү өчен-1 млн сум. Тикшерү бара. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Зверями стали люди.

    Мөһим

    loading