16+

Изге эшләр атналыгында яхшылык кылырга ашык

Җәмгыяттә изгелек эшләү, яхшылык кылуны популярлаштыру, әлеге өлкәдә халык арасында активлыкны көчәйтү, социаль җаваплылыкны арттыру максатында Татарстанда 16 апрельдән 9 майга кадәр хәйрия акцияләре узачак.

 Изге эшләр атналыгында яхшылык кылырга ашык

Җәмгыяттә изгелек эшләү, яхшылык кылуны популярлаштыру, әлеге өлкәдә халык арасында активлыкны көчәйтү, социаль җаваплылыкны арттыру максатында Татарстанда 16 апрельдән 9 майга кадәр хәйрия акцияләре узачак.


16 апрельдә "Добрый Татарстан - Мәрхәбәтле Татарстан" эстафетасы турында халыкка мөмкин кадәр күбрәк яңалык җиткерү бурычы куела. Бу эшкә барлык яшьләрне җәлеп итәргә җыеналар. Моның өчен социаль челтәрдә #маршдобра, #ДОБРЫЙТАТАРСТАН, #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН хэштеглары белән фото хәбәрләр урнаштыру сорала.

17 апрель исә "Шәфкатьле сәламәтлек" исеме астында узачак. Бу көнне #Доброе здоровье, #ЗдорОвоЖивем, #Здороваянация, #Моездоровье хэштеглары белән урнаштырылган яңалыклар популяр булыр, мөгаен. Төп максат - төрле катлам кешеләре арасында сәламәт яшәү рәвеше алып баруны пропагандалау. Шәһәрдә әлеге темага төрле акцияләр, сәламәтлек дәресләре, спорт күнегүләре, флешмоблар, физик яктан мөмкинлеге чикләнгәннәр өчен спорт ярышлары, яшь әниләр, пенсионерлар катнашында чаралар үтәр дип ниятләнә. Социаль челтәрләрдә дә спорт белән шөгыльләнүне популярлаштыру максаты куела.

18 апрель - "Дуслык көне"ндә мәдәниятара бәйләнешләр һәм конфессияара бәхәсләрне кисәтү эшләре алып барылачак. Интернет челтәренә #ДружныйТатарстан, #дружбанародов, #Мир хэштегы белән яңалыклар урнаштырудан тыш, башкалада дуслык дәресләре, халыклар дуслыгына багышлап тренинглар, төрле милләт арасындагы татулыкны чагылдырган радио, теле тапшырулар күрсәтү планнаштырыла.

Россия Президенты Владимир Путин карары белән 2016 ел - кино елы дип игълан ителде. Шул уңайдан, 19 апрель чын мәгънәсендә "Кино көне"нә әйләнәчәк. Халык өчен документаль, әдәби фильмнар күрсәтүне оештырачаклар. Мохтаҗларга ярдәм итү максатыннан хәйрия кинолары күрсәтү идеясе дә бар. Бу көнне "Үзе теләп кино төшерергә алынучы" («Кинодоброволец») республика бәйгесенә старт биреләчәк. Көннең хэштегы - #Годкино, #кинопродобровольцев, #киноТатарстана.

Россиядә милләтара донор көне уңаеннан, 20 апрельне #ДонорТатарстана, #Деньдонора хэштегы астында уздырырга булганнар. Акция кысаларында кан, плазма тапшырырга мөмкин булачак. 21 апрель - "Изге эшләр" көнендә хәйрия ярминкәсе узачак. Конкрет кешеләргә, мохтаҗларга ярдәм итү йөзеннән "Изге гамәл" акциясе башланачак. (Көн хэштеглары - #Доброедело, #Доброеслово).

22 апрельдә - "Тыныч җир" көнендә парк, елга, күл буйларында җыештырырга уйлыйлар, су саклау зоналары елы уңаеннан төрле уку йортларында интерактив дәресләр үтәчәк, икенчел чималдан, экологик чиста продуктлардан кул эшләнмәләре ясау буенча мастер- класслар күрсәтү күздә тотыла. "Җиңү агачы" бөтенроссия акциясендә исә сугышта һәлак булганнар хөрмәтенә агач утырту, мемориал паркларны, скверларны яңарту эшләре башкарылачак. Көннең хэштегы - #ДеньЗемли, #Годводоохранныхзон, #Добраяземля, #Паркискверы, #ПаркиТатарстана, #БерегТатарстана, #Парклартурында, #деревоПобеды.

Әлеге изге эшләр атналыгы 23 апрельдә "Георгий лентасы" дип исемләнгән чара белән төгәлләнер дип көтелә, #яизтатарстана, #георгиевскаяленточка хэштеглары белән интернетта урнаштырылган фотоларда республикага, туган якка мәхәббәт, патриотлык хисләре чагылыр, мөгаен. Бу көнне теләгән һәр кеше Георгий тасмасын тагып йөри ала, "Обелиск" акциясендә катнашырга да була. Монда истәлекле урыннарны җыештырачаклар, Бөек ватан сугышында һәлак булганнарның каберләрен зиярат кылачаклар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading