16+

Кабер ташларын җимерүче билгеле

Сайтыбызда Яшел Үзән районында Бәчек зиратында каберлекләрне мәсхәрәләгәннәр, дип хәбәр иткән идек. 93 кабер ташы аударылган, 4 таш җимерек хәлдә.

Сайтыбызда Яшел Үзән районында Бәчек зиратында каберлекләрне мәсхәрәләгәннәр, дип хәбәр иткән идек. 93 кабер ташы аударылган, 4 таш җимерек хәлдә.

Шушы көннәрдә бу эшне кылган гаеплене тоткарлаганнар. Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бу кеше шул ук авылдан. Яшь егет, психик яктан тайпылышлары күзәтелә. Ул үз гаебен таныган. Әлеге эш буенча "Вафат булганнар гәүдәләренә һәм алар җирләнгән урыннарда зыян салу" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Сүз уңаеннан, Татарстанда зиратлар канунлы статус алачак. Бу хакта Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советында республика зиратларын карап тоту һәм саклау буенча киңәшмәдә сөйләшкәннәр, дип хәбәр итә "Татар-информ". Бүген республика территориясендә 3453 зират бар, шуларның 3247се - авыл җирлекләрендә. Барлык зиратларның 3 011е эшләп килә, 376сы - ябык. Моңа өстәп, тагын юкка чыккан торак пунктларда 66 зират бар икән. Зиратларны кадастр хисабына кую, законлаштыру мәетне җирләү белән бәйле эшләрдә, ритуаль хезмәтләр күрсәтүдә туган проблемаларны хәл итәргә, соңгы арада еш күзәтелгән вандализмны киметергә дә ярдәм итәр иде, дигән фикердә киңәшмәдә катнашучылар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading