16+

Качману вакытында су астына киткән хатын-кызның үле гәүдәсен тапканнар

 Ленинград өлкәсе Гатчинск районында кулдан ясалган махсус бөкегә сикергәннән соң югалган хатын-кызның үле гәүдәсен тапканнар.

 Ленинград өлкәсе Гатчинск районында кулдан ясалган махсус бөкегә сикергәннән соң югалган хатын-кызның үле гәүдәсен тапканнар.

Югалган хатынның мәете бәкедән бер чакрым ераклыкта табылган.

Хатын-кызны эзләү 10 көн дәвамында барган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре хатын-кызның мәетен чуму урыныннан бер чакрым ераклыкта таба алганнар. 

Беренчел мәгълүматлар буенча, коткаручылар 4,8 квадрат чакрымнан артык елга астын тикшергәннәр һәм берничә дистә тапкыр елгага чумганнар. Югалган хатынны эзләүдә шулай ук Мәскәүдән килгән волонтерлар да катнашкан, алар елганы дроннар һәм инфракызыл камералар ярдәмендә тикшергән.

19 гыйнварда хатын Оредеж елгасында кулдан ясалган, махсус рөхсәте булмаган бәкегә балалары һәм туганнары күз алдында суга чумган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматы буенча, купель кулдан ясалган булган һәм качману өчен килештерелгән исемлеккә кертелмәгән.
Вафат булган хатынның хезмәттәшләре фикеренчә, аны бозлы судан көзән җыерган, шуңа күрә ул агымны җиңә алмаган.
Күз алдында хатыны һәм әниләре һәлак булган гаилә әлеге фаҗигане бик авыр кичерә. Хатынның ике баласы калган, хәзер алар белән психолог эшли. Гаилә дуслары Аннаның ире хатынын югалтуын кичерә алмавына борчыла. Алар ахыргача хатын-кыз судан чыга һәм исән кала алуына ышанганнар.

"Материаль кыенлыклар юк. Булмады, һәрхәлдә. Шактый тәэмин ителгән һәм бәхетле гаилә иде. Һәм менә шулай барысы да бер мизгелдә... Балалар әлегә кадәр шоктан чыга алмыйлар. Ире дә нык биреште, дуслары аның белән берни дә булмасын дип борчыла. Аннаның әнисе дә бик нык борчыла, ләкин үз-үзен кулга алды, оныкларын күтәрергә кирәк бит", - дип сөйләгәннәр һәлак булган хатынның гаилә дуслары"Юридическая газета" басмасына. 

Анна юридик фирмада эшләгән. Коллегалары фикеренчә, күз алларында әниләре һәлак булган балалар кызганыч. Алар фикеренчә, булган хәлдән соң балаларда судан курку барлыкка килергә мөмкин.

"Анна тормышны ярата иде. Бу бәхетсезлек очрагы. Минем аны гаепләргә хакым юк, әмма ул - юстициянең элеккеге майоры, аның үз-үзен тотышы һаман да табышмак. Коену урынын кем оештырган, ни өчен суда бернинди челтәр дә ясамаганнар?" - дип гаҗәпләнеп сөйләгән аның танышлары журналистларга. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading