16+

Кәгазь акчаларның кирәге калмыймы?

Кәгазь акчаларның кирәклеге турындагы дискуссия 2030 елда башланырга мөмкин, дип саный “Гознак” фәнни-тикшеренү институты директоры Георгий Корнилов.

Кәгазь акчаларның кирәклеге турындагы дискуссия 2030 елда башланырга мөмкин, дип саный “Гознак” фәнни-тикшеренү институты директоры Георгий Корнилов.

-    Кәгазь акчалар белән түләү күләме кимүгә бәйле рәвештә, алар банк системасы һәм кулланучылар өчен кыйммәткә төшә. Яңа түләү инструментларын сынау дәвам итәчәк", - ди ул.
Аның сүзләренчә, 2030 елда кулдагы акча әйләнеше инфраструктурасын хуплау турындагы сорау туачак, акча белән эш итү кирәклеге турында яңа сөйләшүләр башланачак. Әмма бу 2030 елда кулдагы акчалар бетереләчәк дигәнне аңлатмый, бу 2030 елда аның әйләнеше ни дәрәҗәдә кирәк булуы турындагы дискуссия тулы күләмдә башланачак дигән сүз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading