16+

“Калеб” яңа буыны “Голос” тамашасы форматындагы кичәгә чакыра

2016 елның 17нче ноябрендә "Калеб" яңа буыны яшь татар шагыйрьләрен сынар өчен "Голос" тамашасы форматында кичә оештырды.

2016 елның 17нче ноябрендә "Калеб" яңа буыны яшь татар шагыйрьләрен сынар өчен "Голос" тамашасы форматында кичә оештырды.

Язучы, шагыйрь, композитор, рәссам, режиссёрдан торган жюри рифма, образ, темаларга бәя биреп, "Калеб. Яңа дулкын" проектының финалы өчен унҗиде автордан унысын сайлап алды.

Менә ул - татар шигъриятенең яңа дулкыны: Эльнар Байназаров, Ләйлә Хәбибуллина, Гөлүсә Шиһапова, Азат Миргаязов, Римма Фәррахова, Гөлзилә Гафурова, Гөлназ Газизова, Алсу Сәләхова, Гүзәл Закирова, Эльвира Рәфыйкова. "Калеб" дөньясына килеп кергән яшьләр шушы ике ай эчендә шагыйрә Илсөяр Иксанова, Йолдыз Миңнуллина, актерлар Илдус Әхмәтҗанов, Зөлфия Вәлиевадан осталык дәресләре алды.

Яшь шагыйрьләр белән күңел кичерешләрен сурәтләүче перформансны Камал театрының баш режиссёры Фәрит Бикчәнтәевның укучысы Әминә Миндиярова әзерли. Үзеңне югалту чигеннән алып яңару чиге арасында адашып йөргән эзләнүләрне сурәтләүче спектакльдә һәр шигырь театраль миниатюрага әверелә. Анда Габдулла Тукай шигырьләре, Казанның тарихи һәм бүгенге күренешләре дә чагыла. Музыкаль интермедияләр өчен җаваплы кеше - композитор Эльмир Низамов.

Әмма кичәнең яңгырашы аның белән генә чикләнми. "Калеб"нең максаты - барлык яшь иҗади көчләрне берләштерү. Шуңа күрә шагыйрьләр белән бергә Казанның яшь композиторлары да сәхнәгә чыга: Ләйсән Абдуллина, Ильяс Камал, Динә Хәкимова, Алсу Сөнгатуллина, Миләүшә Хәйруллина. Спектакльдә алар - автор да, музыкант та. Калебнең мондый кичәләреннән соң, гадәттә, иҗади тандемнар туа.

Кичә Камал театрының кече сәхнәсендә 18:30да башлана, керү бушлай.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading