16+

Кама Тамагы районында рейс автобус белән чит ил машинасы бәрелешкән

«Һәлакәттә өч кеше — ике олы кеше һәм бер бала имгәнгән. Бала авыр хәлдә, ике зыян күрүче уртача авыр хәлдә

Кама Тамагы районында рейс автобус белән чит ил машинасы бәрелешкән

«Һәлакәттә өч кеше — ике олы кеше һәм бер бала имгәнгән. Бала авыр хәлдә, ике зыян күрүче уртача авыр хәлдә

Татарстанда автобус һәм чит машинасы катнашындагы һәлакәттә ике олы кеше һәм бер бала имгәнгән. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Шаһитлар сүзләренчә, бүген 11.00 сәгать тирәсендә Кама Тамагы районының Кече Салтык авылы янында «НЕФАЗ» рейс автобусы һәм «Шкода» автомобиле бәрелешкән. Бәрелешүдән соң автобусны юл кырыена атып бәргән, ул яртылыш юл кырыена төшкән. Чит ил машинасы юлга аркылы баскан.

«Һәлакәттә өч кеше — ике олы кеше һәм бер бала имгәнгән. Бала авыр хәлдә, ике зыян күрүче уртача авыр хәлдә», - диделәр министрлыкта

Юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән кешеләр барысы да Казан хастаханәсенә күчерелгән. Өлкәннәрне 7нче больницага, ә баланы ДРКБга китергәннәр дигән хәбәр дә бар.

Чыганак: Татар-информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading