16+

Кама Тамагы башлыгы Павел Лоханов үкенүен белдерде

Татарстанның Кама Тамагы районы советы район башлыгы Павел Лоханов вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатты.

Татарстанның Кама Тамагы районы советы район башлыгы Павел Лоханов вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатты.

Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә. Совет утырышында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашкан.

Моңа кадәр Павел Лоханов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Социаль иминият фондының Татарстан республикасы буенча бүлеген җитәкләргә тәкъдим итүләре хакында белдергән булган.
Хөрмәтле коллегалар, сөйләргә шулкадәр кыен булыр дип уйламаган да идем. Дүрт ел сизелмичә үтеп тә китте. Республика җитәкчелеге тарафыннан мине яңа эшкә билгеләү турында карар кабул ителде, - дип мөрәҗәгать иткән Павел Лоханов залда утыручыларга. - Бергә булуыгыз өчен рәхмәт, без начар эшләмәдек.

Ул шулай ук күп нәрсәләрнең эшләнмәвенә үкенүен белдерде. «Тормыш шундый инде, бер көн эчендә генә барысын да хәл итеп булмый», - дигән ул.

Шулай итеп, Кама Тамагы район советы депутатлары районның яңа башлыгы итеп «Куйбышев исемендәге флотның ремонт базасы» ЯАҖ генераль директоры Наил Вазыйховны  сайлаган.
Наил Вазыйхов ышаныч күрсәткәннәре өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт белдергән.
Бу – зур җаваплылык һәм сезнең ярдәмегез белән мин Татарстан Президентының ышанычын аклый алырмын дип өметләнәм. Без районны тагын да уңышлырак һәм уңайлырак итәрбез дип ышанам. Мин районның үзенчәлекләрен яхшы беләм, - дип мөрәҗәгать иткән ул залда утыручыларга.
Спикер идарә итү өлкәсендә туплаган тәҗрибәсе алга таба Кама Тамагы районының социаль-икътисади үсешенә ярдәм итәчәгенә ышаныч белдергән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading