16+

Кама Тамагы районында Туфан Миңнуллинны искә алу чаралары уза (+фото)

Туфан Миңнуллинның тууына 80 ел тулу уңаеннан туган ягы Кама Тамагы районында язучыны искә алу чаралары үтә.

Кама Тамагы районында Туфан Миңнуллинны искә алу чаралары уза (+фото)

Туфан Миңнуллинның тууына 80 ел тулу уңаеннан туган ягы Кама Тамагы районында язучыны искә алу чаралары үтә.

Кичә Олы Кариле мәдәният йортында Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт театры "Гөргери кызын бирә" спектаклен куйды.

- Спектакльне бик ошаттык. Аны карарга күрше авыллардан да килгәннәр иде. Зал шыгрым тулы булды. Авыл халкы исеменнән Түбән Кама театры артистларына зур рәхмәтебезне белдерәбез. Аларны тагын көтеп калабыз. Президент программасы нигезендә авылыбыз узган елны яңа клублы булды. Шуннан бирле клубыбызда мәдәни чаралар уздырыла. Авыл яшьләре һәр бәйрәмгә концерт куя, спектакльләр әзерли. Һәр айны берәр җырчы килеп концерт биреп китә. Бу атнада, 28 август көнне, "Татар моңы" һәм "Болгар милли музыка премиясе" лауреаты Чулпан Йосыпованы көтәбез. 3 сентябрьдә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры "Мәхәббәт баскычы" исемле комедиясен күрсәтәчәк, - дип хәбәр итә безгә мәдәният йорты директоры Илсур Кәримуллин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading