16+

Камал сәхнәсендә кайсы халык театры спектакль куяр?

Тиздән Шамил Закиров исемендәге «Идел-йорт» XVIII төбәкара театр фестиваленә нәтиҗә ясалачак. Гран-при алган театр 10 декабрь көнне 19.00 сәгатьтә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында үз спектаклен тамашачыга тәкъдим итәчәк.

Тиздән Шамил Закиров исемендәге «Идел-йорт» XVIII төбәкара театр фестиваленә нәтиҗә ясалачак. Гран-при алган театр 10 декабрь көнне 19.00 сәгатьтә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында үз спектаклен тамашачыга тәкъдим итәчәк.

Күпләр өчен данлыклы Камал сәхнәсендә уйнаудан да зуррак бүләк юк. Ләкин җиңүчеләрне данлау алкышлар белән генә чикләнми. Аларга Татарстан Президенты, Мәдәният министрлыгы һәм Татар конгрессы исеменнән 1 миллион сумлык сертификат һәм микроавтобус бирәләр әле. Татар конгрессы быел беренче тапкыр җиңүчеләргә Төмән өлкәсе авыллары буйлап гастроль турлары да уздыра. Менә шулай зурлыйлар бездә халык театрларын.

– Һәр профессиональ театр нигезендә үзешчән театр төркемнәре тора. Татар халкы театрны карарга гына түгел, уйнарга да ярата. Бу хакта әлеге фестивальгә нигез салучы Туфан Миңнуллин белән Шамил Закиров та еш кабатлый иде, – ди Татарстан Мәдәният министрлыгының традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова.

«Идел-йорт» фестиваленең районнардагы турлары инде март аеннан ук башланды. Быел муниципаль үзәкләрдән иң көчле дип танылган 54 театр коллективын сайлап алганнар.
– Кайбер районнарда халык театр коллективлары шулкадәр күп, шуңа күрә кайвакыт безгә икешәр төркем сайларга туры килде. Мәсәлән, Актанышның үзендә генә дә 56 халык театры бар. Аларның район турлары да үзе бер җитди иҗади көрәшне хәтерләтә. Актаныштан лаеклы ике төркем финалга чыкты. Биредә механизатор, кранчы, агроном, авыл хуҗалыгы рәисе дә бик оста итеп театр уйный белә. Профессионаллардан аермалы буларак, халык театрының бер кыенлыгы да бар әле. Актерларны төп эшеннән, гаиләсеннән, көндәлек мәшәкатьләреннән аерып, атнасына ике тапкыр репетицияләргә җыярга кирәк, – ди Фәнзилә Җәүһәрова.

Ел саен «Идел-йорт» фестивале спектакльләрен 22 мең тамашачы карый. Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының әдәби бүлек мөдире, «Идел-йорт» төбәкара бәйгесе жюри рәисе Нияз Игъламов сүзләренчә, спектакль уңышлы килеп чыксын өчен, иң мөһиме яхшы драматургия әсәрен сайлау.

– Бөтен эш дөрес материал сайлаудан тора. Профессиональ театрда начар драматургияне әле актер белән режиссер тартып чыгара ала, ә халык театрына бу эшкә икеләтә җаваплы булырга кирәк. Дөрес, халык театры актерлары да төрле жанрда оста уйный ала. Ләкин әлегә аларга сәхнә белән музыкаль бизәлеш җитми, – ди Нияз Игъламов.
Халык театры актерлары күбрәк Туфан Миңнуллин, Шәриф Хөсәенов, Хәй Вахит, Мансур Гыйләҗев әсәрләренә туктала икән. Соңгы елларда Зифа Кадыйрова, Ләбиб Лерон, Рәдиф Сәгъди, хәтта Чехов белән Шекспир драматургиясе дә күренә башлаган.

– Кайвакыт профессиональ театрларга караганда, халык театрлары яхшырак та чыгыш ясый әле, аларга халык яратып йөри. Ләкин бәяләгәндә без аларга ташлама ясамыйбыз, профессионаллар кебек бәялибез, – ди Нияз Игъламов.

«Идел-йорт» фестиваленнән хәзер «Илкәем» балалар театры фестивале дә калкып чыкты инде.
– Ул – «Идел-йорт»ның орлыгы. Мәктәптә татар теле дәресләре укытылмаган чорда, спектакль карарлык аудиториябез бар икән, димәк, тел дә яши әле. Драматургия телнең камиллеген, матурлыгын саклап тота белә, – ди Фәнзилә Җәүһәрова.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading